Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Якташыбыз, мәшһүр җырчы Галия Кайбицкая фронттагыларны да үзенең җырлары белән шатландырган

    Татар халык җырчысы Галия Кайбицкая - данлыклы якташым ул минем. Аның әтисе Мотыйгулла хәзрәт Кече Кайбычта туып үскән, Каһирәдә белем алган, "Мотыйгыя " мәдрәсәсен оештырып, анда мөдәррислек һәм мөгаллимлек иткән, ятим Апушны үз канаты астына сыйдырып, аңа тирән белем, күркәм тәрбия биреп, талантын ачып, татар халкының күренекле шагыйре Тукай дәрәҗәсенә...

    Миңа Галия апа үзе исән чагында аның белән якыннан аралашу бәхете елмайды. 1976 елда Кайбычка кунакка кайтып, якташлары белән очрашкан иде ул. Яше җитмештә булуына карамастан, яшьләрчә җиңел-җитез, нәфис, якты йөзле, нәзәкатьле ханым булып керде ул күңелебезгә. Әтисенең туган төбәге басуларында күкрәп үскән тук бодай башакларын сыйпап - сөеп, арыш арасындагы күкчәчәкләр белән сөйләшеп йөрүләре әле дә күз алдымда тора. Галия апаның ихласлыгы, үз-үзен зурга куймавы күңелгә ятышлы иде. Аның Казандагы фатиры ишек­ләре кайбычлылар өчен һәрвакыт ачык, күңеле киң булды. Кайчандыр Салих Сәйдәштән калган җыйнак кына бүлмәсендә очрашып, чәй эчеп, гәп корып утырган вакытыбызда, мин аның сугыш вакытында госпитальләрдә чыгыш ясавы, хәтта фронтка барып, ай ярым дәвамында концертлар куеп йөрүе турында сөйләвен ишетеп, хәйран калган идем. Бәхеткә, шул вакытта язып алган истәлекләрем әлегәчә сакланган. Моңарчы аларны бер матбугат чарасына да тәкъдим иткәнем булмады. Якташымның түгәрәк датасы уңаеннан хатирәләрне халыкка җиткерү урынлы булыр дигән фикергә килдем.
    - Бөек Ватан сугышы вакытында, опера сәхнәсендәге чыгышларыбыз һәм репетицияләр арасында аз гына буш вакыты табылуга, иҗатташ дусларым белән Казан госпитальләрендә дәваланучы яралы солдатлар янына ашыга идек. Җырлап, биеп, нәфис сүз сөйләп, авыр хәлләрен аз булса да җиңеләйтергә омтылдык. Шулар яныннан кайткач та, күземә йокы керми интегәм. Әле балалыктан чыгып бетмәгән сукыр, кулсыз, аяксыз, эчләре, башлары бәйләнгән гаскәриләрнең йончыган, сызланулардан газапланган йөзләре күз алдымда тора. Кызганудан, күземә яшь бөялә. Үз энекәшләрем кебек якын тоела иде алар миңа, чөнки ул чакта газиз туганнарым да сугышта кан коя. Бертуган абыем Әдһәм Мәскәүне фашист­лардан саклаганда һәлак булды. Хәмидә апамның ике улы да фронтта. Берсе Ватанны саклаганда чит туфракта башын салды, икенчесе дә утлы өермә эчендә. Камил абыйның сугыштагы улы Рәфкатьтән хат-хәбәр юк. Берүк исән генә йөри күрсеннәр, - дип Ходайга ялвара идем.
    Бераздан Галия апа чәен яңарта. Чынаягындагы чәенең суынганын да сизмичә, фронт хатирәләренә чума, фотолар, хатлар белән таныштыра. Дулкынланудан күзләре дымлана.
    - Төньяк-Көнбатыш фронтта дошманнарны аяусыз кыручы Татар дивизиясенең оешуына 1943 елда 25 ел тулды. Республика җитәкчелеге юбилярны ТАССР халкы исеменнән фронтка барып котлау өчен, сәнгатькәрләрдән бер төркеме туплады. Делегация составына мине дә керткәннәр икән. Бер көнчел "эшем иясе":
    - Опера җырчысына, җитмәсә балалы хатынга, фронтта ни калган? Синең урының театрда, тамашачыңны кемгә калдырып китәсең? - дип үзенчә "чеметкәләде".
    Ул чакта кайтарып җавап бирмәдем бугай. Поездда фронтка китеп барганда, гасабиланып, үзалдыма сөйләнеп, теге кемсә үзе ишетмәсә дә, аның белән "бәхәсләшеп" бардым: "Утлы җәһәннәм эчендә, үз-үзләрен кызганмыйча, синең белән мин, безнең балалар исән калсын өчен, соңгы тамчы канын да кызганмаучы сугышчылар өчен без кирәгрәк тә әле! - дидем. - Моның шулай икәнлеген җылы өеңнең миченә аркаңны сөяп утырып кына сизеп булмый ул. Шул мәхшәрдәге кешеләрне барып күрергә кирәк! Ут эченә тирәнрәк кергән саен, үземнең хаклылыгыма ныграк инандым. Сугышта кешенең күңеле ката диләр. Минемчә, киресенчә. Кеше авырлыкны ничаклы күбрәк күрә, күңеле шулчаклы сизгерләнә генә. Мин аны хәлиткеч атака алдыннан (кем исән кала, ә кем - юк!) окоп эченә тезелешеп басып, рухланып концерт караган, җырлавымны дөньясын онытып тыңлаган гаскәриләрнең җылы күз карашы белән очрашкан вакытта тирәнтен аңладым.
    Казаннан берничә вагон азык- төлек, бүләкләр, хатлар алып бардык. Фронт сызыгына якынлашкан саен, яралылар төялгән составлар ешрак очрады. Поезд туктап торган арада, яралыларның күңелен күрергә, хәлен җиңеләйтергә өметләнеп, ялт кенә мини-концерт куеп алабыз. Перронда татар, рус җырларын башкарабыз, вагон тәрәзәләреннән башлар сузыла, сызланудан чытылган ябык йөзләргә елмаю куна.
    Охват станциясендә поезддан төшеп, дивизия штабы җибәргән машинага күчеп утырдык. Бүләк- күчтәнәчләрне полуторкаларга төяделәр. Ул чакта фронт сызыгы Ловать елгасы буеннан уза иде. Коточкыч бәрелешләр көн саен булып тора. Габдулла Галиев җитәкчелегендәге делегациябездә танылган гармунчы Фәйзулла Туишев бар иде. Ул Сәйдәшнең - "Совет Армиясе маршын" уйнап җибәрүгә, салынган җилкәләр турая, сугышчыларга рухи көч иңгән, куркусызлык өстәлгәндәй тоела. Любовь Бердникованың дәртле биюенә кушылып, чолгаулы "итек­ле" аяклар тыпырдый. Нәфис сүз остасы Павел Макеевның фашистларны сарказм белән гәүдәләндергән декламацияләрен тыңлап, солдатлар эчләре катып, гөрләшеп көлешә. Ике атналык командировка 45 көнгә сузылды. Алгы сызык­тагы һәр ротаның безнең белән очрашасы килә. Аларны рәнҗетеп кайтып китеп булмый бит инде. Баш очыннан пулялар сызгырганда, артыңда дошман пулеметы тырылдаганда чыгыш ясау җиңел эш түгел, әлбәттә. Гомерең кыл өстендә. Тик бу хакта уйламаска тырышасың. Башта бер генә уй: тиздән атакага ташланасы гаскәриләрнең сугышчан рухын күтәрергә! Бөек Җиңү көнен якынайтуга һәрберебез үз өлешен кертә бит. Без барган дивизиядә татарлар, башкортлар күп иде. Якын туганнарымдай тоелды алар миңа. Үз телебездә аралашу-сөйләшү - үзе бер кадерле истәлек.
    - Галия апа, алгы сызыкта йөрү бик куркыныч идеме? - дим. - Немец пулясы: син - сугышчы, ә син - артист дип, аралап, аяп тормый бит...
    Галия апаның нурлы йөзе уйчанлана. Әле генә рухланып концерт тыңлаган, җырлавыңны яратып, кул чапкан япь- яшь солдатларның, атакага күтәрелгәч, чалгы астына эләгеп киселгән үләннәрдәй егылып, күз алдыңда җан бирүен күрү кемгә җиңел булсын соң?
    - Яшермим, фронтта йөргәндә, кылдан нечкә, кылычтан үткен сират күперләрен кичкән чаклар шактый булды. Газраил фәрештә әллә ничә мәртәбә янымнан ук үзып китте, гомерем бетмәгәнгәдер, күрәсең, бугаздан буа алмады...
    Берсендә ат арбасында төялешеп, элемтә ротасына юл тоттык.Аның командиры үзебезнең милләт кешесе булуы хакында ишеткән идек. Юлда барганда, көтмәгәндә дошман артеллериясе ут ачты. Шартлау дулкыны арбаны әйләндереп каплаганын сизми дә калдык. Зыяны үземә дә тиде, шунда җиңелчә контузия алдым. Бәхеткә, бөтенләйгә чукрак калмаганмын. Ничек кирәк алай тиеш­ле җиргә барып ирештек. Капитан Насыйровның элемтә ротасы солдатлары безне татар, башкорт, рус телләрендә алкышлап каршылады. Андый чакларда сөенечтән башлар күккә тигәндәй була иде. Данлыклы "Катюша"дан ут яудыручылар алдында чыгыш ясадык.
    Бермәлне Алябьевның "Соловей" романсын бик бирелеп башкара идем. Конферансье Паша яныма килде дә : «Әкренрәк җыр­лый күр, немец пулеметчылары ут ача күрмәсен," - дип колагыма пышылдады. Мин аны шаярта дип торам. Полковник Шевелев бинок­леннән каршы якка күз салгач, куркуымнан тәннәрем чемердәп киттте. Дошман кул сузымында гына булган бит! Әллә каушап калудан, әллә куркуымнан, гомер булмаганны, тавышымны күтәреп:
    - Безнең җирне таптый бит бу оятсыз илбасарлар! Нигә кырып салмыйсыз шуларны? - дип кычкыруымны сизми дә калдым.
    Полковник елмаеп, окоптагы гаскәриләргә ишарәләде.
    - Күрәсезме, солдатларым атакага әзер. Приказ бирүемне көтәләр. Сезнең концерт тәмамлануга, башлыйбыз, - диде.
    Тынычлангач, гафу үтендем, билгеле...
    Казанга кайткач, Галия апага фронттан хатлар килә, ул үзе дә командирларга бәйрәм уңаеннан котлаулар юллый. Галия апа ядкәрләрне кадерләп саклый.
    Г.Кайбицкаяга хәрби часть командиры генерал В.Грибовтан килгән рәхмәт хатында менә нинди юллар бар: "Татарстанның якты йолдызы Галия, Сезгә фронт сәламе юллыйм. Дуслыгыгыз, котлауларыгыз өчен ихластан рәхмәтлемен. Бары тик талантлы кеше генә безнең алда ясаган чыгышларыгыз вакытында Сез кичергән авырлыкларга түзә ала. Сезне үтеп чыккысыз кара урманнар һәм сазлыклар да, немец снарядларының шартлап ярылуы да, пулялар сызгыруы да куркытмады. Тыныч шартларда Сезнең талант тагын да көчлерәк чәчәк атар әле."
    Галия апабыз "Почет билгесе", "Хезмәт Кызыл байрагы" орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә, ТАССРның халык артисткасы исеменә лаек була. Бу дәүләт бүләкләрендә утлы фронт юлларының да өлеше бар.
    ***
    Данлыклы якташымның 90 еллыгын аның балалары, дуслары, киң җәмәгатьчелек белән бергәләп бәйрәм иткән көннәрдә, Галия апага багышлап "Былбыл" поэмасын иҗат иттем һәм аны Кайбыч районы Мәдәният йортында булып узган юбилей кичәсендә сөйләдем. Галия апаның олы улы Сәйяр ага Ситдыйков иҗат җимешемне сорап алды. Ике елдан соң, аны Казанда зур панно рәвешендә ясатып, әнисенең 1998 елда Кайбычта ачылган музеена кайтарды. Хәзер ул музей фондында экспонат булып саклана.
    Былбыл
    (Поэма)
    Шау чәчәкле алмагачлар
    Кояш белән серләшкәндә,
    Язгы нурлар күңелләргә
    Дәртле хисләр өләшкәндә,
    Мотыйгулла гаиләсендә
    Орчык хәтле бер кыз туган,
    Көмешсыман тавыш белән
    Бар җиһанны таң калдырган.
    Бу авазда төсмерләнгән
    Бәллүр чишмә челтерәве,
    Сабан тургаеның моңы,
    Сандугачның тиңсез җыры.
    Көйгә-моңга ихлас булып,
    Былбылларны сөйләштереп,
    Камышларны көнләштереп,
    Буй җиткергән гүзәл Галия.
    Кыңгыраудай көлүен дә
    Көйгә салган мәшһүр Сәйдәш,
    Менә нинди кыз үстергән
    Тукайны үз күргән якташ!
    Ярты гасыр сәхнә күген
    Бизәгән безнең Галия,
    Күңелләрне җилкетерлек
    Ул башкарган һәр ария.
    Җыр - музыка тарихына
    Кергән нәфис сопрано.
    Аның белән тиңләшерлек
    Гаҗәп аһәң тагын бармы?
    Сәнгать гөле - татар кызы,
    Һич сүнмәс сәхнә йолдызы:
    "Кайбычыма кайтам әле,
    Сагындым!" - дип хатлар язды.
    Газиз әткәң туган җирнең
    Тук башагын сыйпап сөйдең,
    Кайбыч ягын данга күмде,
    Синең данлыклы исемең.
    Тыйнаклыгың, юмартлыгың,
    Чәчкәләрдәй нәфислегең,
    Гадилегең, галилегең
    Әсир итә иде безне.
    Синең рухың яши бире,
    Онытмабыз мәңге сине,
    Яңа буын дәвам итә,
    Иҗади моңлы бәйгене.
    Тиңдәшсез сәхнә йолдызы,
    Кайбыч кызы Галия,

    Чиксез талантың каршында
    Милләтем башын ия!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: