Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • “Өйалдыбыз - гөлбакча” бәйгесенең җиңүчесе билгеле булды

    Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Моннан бер ай чамасы элек игълан иткән "Өйалдыбыз - гөлбакча" фотоконкурсыбыз тәмамланды һәм җиңүче дә билгеле.

    Фотобәйге игълан итәргә уйлагач, анда катнашырга теләк белдерүчеләр шактый булачагына шигебез юк иде. Ә алар, чыннан да, күп булып чыкты. Алай гынамы - безне, чын мәгънәсендә, фотога күмделәр. Ә алардагы матурлык! Шуларны карый-карый, үзебезне гөлчәчәкләр арасында йөргән кебек хис иттек. Бакчасында кышын да шиңми торган чәчәкләр "үстерүчеләр" белән дә таныштык. Тирә-якка хуш ис аңкытып, нур чәчеп торган чәчәкләр үстерү белән бергә, аяк астында аунап яткан әйберләрдән күз явын алырлык гүзәллек тудыра алучыларга карап, ничек сокланмыйсың ди?!

    Кошманнан Халидә Кадыйрованың искергән кер юу машиналарын сәнгать әсәренә әверелдереп куюын, Борындыктан Зөлфия Сафиуллинаның куян һәм аюларын күр. Ә Камыллыдан Валерьян Тякмяковның куян һәм аюы янына төшеп утырган кояшны?! Бу фоторәсем "Вконтакте" сайтындагы группабызда кыска гына вакыт эчендә 500гә якын лайк җыйды. Афәрин, дуслар!

    Ә инде җиңүчене, бәйгенең шартлары буенча, сайтыбызда тавыш бирү юлы аша билгеләдек. Күргәнегезчә, анда иң күп тавышны Афанасьевкадан Алсу Баһавиева җыйды. Бу фотография өчен укучыларыбыз 278 тавыш бирде. Аннан кала, күп тавышны (218) Олы Урсактан Исламия Кәримова җыйды. Ә өченче урынга Соравылдан Владимир Семенов чыкты. Әлеге фотога 185 тавыш бирделәр.

    Кадерле укучыларыбыз, әгәр дә бу бәйгедә җиңүче булмасагыз, һич тә борчылмагыз, чөнки мондый бәйгеләрне алга таба да үткәрәчәкбез. Бүгеннән яңа фотобәйге игълан итәбез һәм сездән тагын фотографияләр көтеп калабыз. Темасы - "Уңыш". Бәйгегә гадәти түгел, ә искитмәле яңа уңышны төшергән фотоларыгызны җибәрегез.

    Ә инде узган фотобәйгенең җиңүчесе Алсу Баһавиева белән газетабызның киләсе санында таныштырырбыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: