Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Ялган аракы сатучыларга каршы көрәш дәвам итә

    Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзәндәге территориаль бүлеге алкоголь һәм составында спирт булган исерткеч эчемлекләрнең законсыз әйләнеше турында хәбәр итүчеләрне 1 гыйнвардан акчалата бүләкләүләре турында исегезгә төшерә.

    Ялган аракы сатучыларга каршы көрәштә төрле ысуллар кулланыла. Хәзер бу эшкә халыкны да тарту күздә тотыла. Легаль булмаган һәм контрафактлы исерткеч эчемлекләр сатылу очраклары турында хәбәр иткән татарстанлыларны 1 мең сумнан 3 мең сумга кадәр акчалата бүләкләү каралган. Алкогольле һәм спиртлы эчемлекләрнең законсыз әйләнеше турындагы хәбәрне җиткерү өчен Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә һәм мәгълүматны фотосурәт белән бергә "Халык контроле" бүлегендә урнаштырырга кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: