Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Яшь хәбәрченең Чүкри-Алан авылында 55 ел бергә торучы Әминовлар турындагы язмасы

    Бу елның салкын кышында Фәймә апа белән Гайфулла Әминовның бергә гаилә корып яши башлауларына 55 ел тулды. Чүкри-Алан авылында бик матур итеп яшәп яталар. Гомер баскычларын уза-уза зөбәрҗәт туйларына килеп җиткәннәр алар. Никахлары ныклы, бәхетле булган.

    Ярты гасырдан артык бергә яшәү дәверендә шатлыгы да, кайгысы да күп булгандыр. Икең бер уйда булып яшәгәч, авыр чакларда бер-берсенә терәк була белгәннәр. Балаларын өлкәннәргә хөрмәт белән карарга өйрәткәннәр, дөрес тәрбия биргәннәр. Хәзер оныкларына да гаилә гореф-гадәтләрен тапшыралар. Безнең районда шундый кешеләр яшәвенә чын күңелдән горурланам.
     Фәймә апа 1942 елның 2 мартында  бишенче бала булып туган. Сугыш елы баласы булгач, сабый чагында тиешле наз, тәмле ризык күрмәгәндер. Ачлы-туклы яшәгән буын вәкилләре алар. Унбиш яше тулгач, җәй айларында колхозның төрле эшенә йөргән, салкын кышларда фермада эшләгән, сарыклар, дуңгызлар караган. “Бригадир Хәлим абый безне бер минут та эшсез тотмады”, – ди Фәймә апа. Бөек Ватан сугышы тәмамлангач та җиңел булмый әле аларга. Әмма зарланмыйлар. Илдә Җиңү тантана итүенә шатлана-шатлана хезмәт куялар. Алтмышынчы елларда савымчы булып эшли башлый инде ул.
    Гайфулла абый да сугыш чоры баласы. Ул да ишле гаиләдән. 1943 елның 15 гыйнварында алтынчы бала булып якты дөньяга аваз салган. “1957 елда укуны бетереп, колхоз көтүен көтә башладым.  “Плугар” тракторы ярдәмчесе булып та эшләдем. Тагын сарык көтүчесе булдым әле мин. Ат җигеп, эшләмәгән эшем калмагандыр. Тәтешкә шоферлар курсына укырга кердем. Бу минем гомерлек һөнәрем булды. 1963-2003 елларга кадәр шофер булып эшләдем”, –дип сөйләде ул.
    1964 елда корган гаиләләре ныклы булып чыга Әминовларның. Бер-бер артлы Фирания, Марат, Фирая, Мөнир, Марсель исемле кыз-уллары туа. Хәзер инде алар үзләре әти-әниләр. Туган йортка еш кайталар, эзне суытмыйлар. Җәй айларында бергәләп бакча үстерәләр. Оныклары – иң кадерле кунаклары. Аларны тәмле ризыклары белән көтеп алалар.  Әминовларның тормышына сокланып кайттым. Мондый матур гаиләләр миндә соклану хисләре уята.

    Фирнат Вәлиев, Олы Урсак мәктәбе укучысы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: