Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Яшел Үзән журналисты ничек Кайбыч кешесенә әйләнде

    Иртәгә-берсекөнгә, гомумән, аннан ары ни буласын беребез дә белми. Көннәрдән беркөнне язмыш Кайбычка китерер дип, уема да кертмәдем. Ләкин шулай килеп чыкты: узып киткән җәйнең июлендә мин бирегә килдем.

    Ишеткәнем-күргәнем юк иде дисәм, дөрес булмас, моннан дистә ел чамасы элек эш буенча Кайбычка бер җыелышка килгәнем булды һәм шуннан соң бары тик ишеткән генә бар иде. Тагын шунысы бар: күчеп китәргә карар кылганымны әйткәч, таныш-белешләремнең барысы да диярлек Кайбычны мактады, әйбәт район диделәр. Аның каравы, монда кайтып эшли башлагач, шәһәрдән кайтканымны белгәч, сүзсез калучылар булды. Акыллы кеше шәһәрдән авылга кайтамы, янәсе. Башкалар нәрсә әйткәнгә исем китмәде, иң мөһиме - Кайбычны, биредәге кешеләрне яраттым. Редакция коллективы турында сүз дә юк , бөтенесе дә әллә кайчан белгән кешеләр кебек, колач җәеп каршы алдылар - киңәшләрен бирделәр, хәлебезне сорашып тордылар, ярдәм иттеләр, барысына да бик зур рәхмәт. Моңарчы да газетада эшләгәч, редакция заданиеләре белән чыгып китәсе бер дә кыен булмады. Район үзәге Олы Кайбыч та, мин барган авыллар - Иске һәм Олы Тәрбит, Чүти, Мәлки, Олы Подберезье, Олы Урсак, Борындык, Шүширмә, Кошман, Мөрәле, Иске Чәчкаб һәм башкалар - барсы да бик ошады. Һәрберсе үзенчә матур, кабатланмас, һәрберсенең үз гореф-гадәтләре... Кыскасы, шулай итеп, узып киткән елда тормышымда бер-бер артлы бик күп үзгәрешләр булды. Бөтенесен язырга җыенмыйм, бары тик, алда язганнарны дәвам итеп, яңа йортка күчүне әйтеп китәргә телим. Әйе, без Яңа елны яңа өйдә каршы алдык.

    Яңа өй бирүне, әлбәттә инде, төрлечә кабул иттеләр. Кемнәрдер сөенде, кемнәрдер аптыравын яшермәде. Хәтта редакциягә кадәр кереп сораучылар да булды. Нинди кеше ул, кайдан килгән дә, нәрсә эшләгән? Ә йортның икенчесе кемгә? Фәнзиләгә? Ул Кайбычка күчеп килергә җыена микән? Ник килә икән? Сораулар бер-бер артлы явып кына торды. Кайберләре бигрәк көлке яңгырый. Ләкин аларга җавап бирергә дә, нидер исбатларга, хисап тотарга җыенмыйм, һәркемнең үз фикере, һәркем үзенчә уйларга хаклы. Тик менә кирәгеннән артык кеше эшенә тыгылып, башкаларны тикшереп, гайбәт җыеп, таратып, булганга шөкер итә белмичә кешенекенә кызыгучылар, чын-чынлап, жәл.

    Ә Кайбычта бер-бер артлы төзелешләр алып барыла, яңа объектлар сафка баса. Аларның һәрберсе район үзәген бизи, матурлый. Һәрберсе 72шәр квадрат метр мәйданны биләгән ике катлы бу дүрт йорт та - Кайбычның күрке.

    Бирегә кайтыр алдыннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Галиев урамындагы яңа йортлар янәшәсендә тагын икене төзергә ниятләвен һәм шуларның берсен бирәчәген әйткән иде. Игезәк йортлар бик тә кыска вакыт эчендә сафка басты. Район бюджетыннан финансланган бу төзелешне үзебездәге фирма башкарып чыкты. "Под ключ" эшләнгән, ягъни тулысынча җиренә җиткереп төзелгән бу йортлар Яңа елга берничә көн кала - декабрьнең 26сында тапшырылды.

    Яңа өйгә күчү һәркем өчен дә истә кала торган зур вакыйга. Аскы каты зал, санузел, аш-су бүлмәсе, өстәгесе ике спальняга бүленгән, газ белән җылытылучы бу йортлар һәркем күңеленә хуш килерлек. Олы Подберезье мәктәбе директоры Фәнзилә Биктимерова да бу хәлгә сөенеп туя алмый. Яңа йортта Яңа ел каршы алу исә аеруча күңелле. Инде Яңа елның беренче ае сизелмичә генә узып бара. Тормышыбызда шатлык-куанычлы мизгелләр күбрәк булсын. Һәрбер туган көннең кадерен белеп, бергә яшик. Яңа ел белән, райондашлар!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: