Яшьлегендә авырлыклар күп күргән әбигә 90 яшь тулды

Янәшәбездә тирә-юньдәгеләр сокланырлык гомер юлы узган кешеләр байтак. Шундыйларның берсе - Колаңгыда яшәүче Җәмилә Аджалиева. Шушы көннәрдә аңа 90 яшь тулды.
Шушындый зур юбилей көнендә Җәмилә әбине котларга бер көтү кунак килде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова район башлыгы исеменнән бүләк тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигъмәтҗанов һәм Колаңгы җирлегенең ветераннар советы рәисе, әбине гомер бәйрәме белән котлап, бүләкләр бирделәр, җылы сүзләрен җиткерделәр. Ә Җәмилә әбинең исә күзләре яшьләнде.
Юк, игътибарга да, бүләккә дә мохтаҗ түгел ул. Бөтен уңайлыклары булган җылы, якты өйдә кызы, оныклары янәшәсендә гомер кичерә. Тумышы белән Чүпрәле райондагы кечкенә генә Кәкерле авылыннан булган Җәмилә әбигә кыенлыкларны байтак күрергә туры килә. Әниләре бик яшьли, 37 яшендә дөнья куйгач, үзеннән кечкенә энесе һәм сеңлесен карап үстерешә. Куйбышев шәһәренә күчеп китәләр. Анда вертолет заводына эшкә керә. Бик тырыш була, өлкәннәрдән калышмыйча хезмәт куя. 1948 елда Ташкент каласына күчеп китеп, шунда тормышка чыга, өч бала таба. Тик аларның берсе озын гомерле булмый. 2005 елда туганнары янына Колаңгыга күчеп кайталар. Әле ул чагында ире дә исән-сау була.
Бик күп авырлыклар, югалтулар кичерсә дә, Җәмилә апа хәзерге тормышына сөенеп туя алмый. Бик кадердә генә яшәтәләр үзен. Кызы Тәнзилә, оныклары Булат һәм Камилә әби диеп кенә тора. Улы Юныс Казанда төпләнгән. Аның да ике баласы бар. Буш вакытларында кайтып-китеп йөриләр. Җәмилә әби, чыннан да, бик бәхетле. Һәркемгә дә тәрбияләп үстергән балаларыннан бары тик игелек кенә күрергә насыйп булсын.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
13 апрель 2021 - 17:10«2FAN» ютуб-каналында беренче тапкыр башкорт телендә видеоролик урнаштырылды Лилия Шагалиева башкорт шагыйре Газиз Әбделмәновның мәхәббәт темасына багышланган шигырен сөйләде.14900
-
13 апрель 2021 - 15:58Иске Тәрбит һәм Федоровское урта мәктәпләрендә шахмат зоналары ачылды “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге республикадагы мәгариф учреждениеләрендә шахмат уены зоналарын булдыру буенча махсус проектны тормышка ашыра.13200
-
12 апрель 2021 - 15:13“Китап” радиосы туган тел сагында тора “Китап” радиосының эш юнәлеше һәм максаты нидә?5000
-
9 апрель 2021 - 14:41Кайбычта язгы кыр эшләренә старт бирелде Традиция буенча, язгы кыр эшләре башланыр алдыннан хуҗалыклардагы техниканың әзерлегенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгы карары белән махсус оешкан комиссия бәя бирә.36900
-
8 апрель 2021 - 10:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #18 / "О" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.35300
-
5 апрель 2021 - 10:08Кайбыч пенсионерларына сөенеч: 1 апрельдән пенсия арта 1 апрельдән дәүләт пенсион тәэмин ителешендәге, шул исәптән, социаль пенсияләр 3,4 процентка арттырыла. Бу 2020 елда пенсионерларның яшәү минимумы үсеше темпы белән тәңгәл килә.35300
-
3 апрель 2021 - 07:52Хуҗан Хәсән авылының оста куллы кызлары Асыл җепләр белән чигү чигә кызлар.36100
-
2 апрель 2021 - 11:16Кайбыч сәхнәсендә- Түбән Кама артистлары Кайбыч сәхнәсендә – Түбән Кама шәһәрендәге Туфан Миңнуллин исемендәге татар Дәүләт драма театры артистлары.14500
-
1 апрель 2021 - 11:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #17 / "Н" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.50500
-
1 апрель 2021 - 09:50Чүтидән Щукиннар гаиләсе Казанда фермерлар өчен уздырылган тантанада катнашты Татарстанда фермерлык хәрәкәте оешуга утыз ел тулды.31100
-
1 апрель 2021 - 09:43“Кайбыч таңнары”на ташламалы бәядән язылабыз! "Россия почтасы" газета-журналлар укырга яратучылар өчен менә дигән мөмкинлек тудырды: 5-15 апрель көннәрендә агымдагы елның икенче яртыеллыгына матбугатка ташламалы бәядән язылырга мөмкин. «Кайбыч таңнары»на ташламалы язылу бәясе – 712 сум 62 тиен.9500
-
31 март 2021 - 15:49”Никах” китабы Кайбычта сатыла ”Никах”- “Казан утлары” сериясендә “ТАТМЕДИА” ярдәме белән чыккан өченче китап.22400
-
31 март 2021 - 09:25Яшь каратэчылар Чаллы шәһәрендә чыгыш ясады “Салават күпере” спорт-сәламәтләндерү комплексында Владислав Васильев җитәкчелегендә эшләп килүче каратэ секциясенә егермеләп бала йөри.16700
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
6 апрель 2021 - 09:42Кайбычта санитар- экологик икеайлыкка старт бирелдеБар җиһанны ап-ак карга төргән салкын кышлар да узып китте.15200
-
13 апрель 2021 - 17:10«2FAN» ютуб-каналында беренче тапкыр башкорт телендә видеоролик урнаштырылды Лилия Шагалиева башкорт шагыйре Газиз Әбделмәновның мәхәббәт темасына багышланган шигырен сөйләде.14900
-
13 апрель 2021 - 15:58Иске Тәрбит һәм Федоровское урта мәктәпләрендә шахмат зоналары ачылды “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге республикадагы мәгариф учреждениеләрендә шахмат уены зоналарын булдыру буенча махсус проектны тормышка ашыра.13200
-
12 апрель 2021 - 15:13“Китап” радиосы туган тел сагында тора “Китап” радиосының эш юнәлеше һәм максаты нидә?5000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика