Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

Рус Тат
Хәбәрләр

Яшьләр сәламәт яшәү рәвешен сайлый

Атна уртасында Кайбычтагы 135 нче һөнәр училищесында белем алучы булачак авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре укытучылары белән бергә район үзәк китапханәсенә җыелды.

Яшьләр өчен биредә "Юк, дип әйтергә өйрән!" дигән профилактик чара үткә­релде. Китапханәчеләр аларга тәмәке, исерткеч эчемлекләрнең, заман чиренә әйләнгән наркотикларның зыяны турында сөйләде. Анкета сорауларына да җавап бирделәр. "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Светлана Абросимова, анкетадагы җа­вапларга нигезләнеп, яшьләр белән профилактик әңгәмә алып барды. Соңыннан сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган видео роликлар карадылар. Укучылар өчен шул хакта язылган махсус китаплардан күргәзмә дә оештырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 135 нче һөнәр училищесы район үзәк китапханәсе