Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Динар Гатауллин Физкультурачылар көне белән котлый

    12 августта Бөтенроссия күләмендә Физкультурачылар көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм совет чорыннан мирас булып калган күпсанлы бәйрәмнәребезнең берсе. Ул, 1936 елдан башлап, августның һәр икенче шимбәсендә билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Динар Гатауллин, хезмәт коллективы котлау...

    "Хөрмәтле спорт сөюче дусларыбыз, мәктәпләрнең физкультура укытучылары, тренерлар, спорт ветераннары! Сезнең барыгызны да Физкультурачылар көне белән тәбрик итәбез. Спорт - сәламәтлекнең нигезе ул. Шуңа күрә дә төп максатыбыз- районыбыз халкы арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Халыкны, бигрәк тә яшь буынны сәламәт итеп тәрбияләүгә безнең районда зур игътибар бирелә. Бу җәһәттән, "Салават күпере" спорт комплексы, мәктәпләр янында төзелгән спорт мәйданчыклары, "Кайбыч" ярымябык боз мәйданы, спортзаллар эшчәнлеге мактауга лаек. Без Кайбыч укучыларының төрле спорт ярышларында катнашулары, Татарстанның җыелма командасына кертелүләре, Борындык мәктәбе яшь бадминтончыларының Франциядә Россия данын яклап кайтулары белән чиксез горурланабыз. Пенсия яшендәге өлкән дусларыбыз да төрле ярышларда актив катнаша. Халыкны сәламәт яшәү рәвешенә тартуда тырышып эшләүче барлык педагоглар, тренерларга тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Көннәрегез матур, җаныгыз тыныч, сәламәтлегегез ныклы булсын!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: