Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Яз-матуркайны каршы алдылар

    Шушы көннәрдә Хуҗа Хәсән авыл җирлегендә кышны озату бәйрәме үткәрделәр.

    Бөтен авыл халкы катнашында узган әлеге бәйрәмне кече Сабантуй дип атасаң да һич ялгыш булмас. Бу көнне, нәкъ милли бәйрәмебездәге кебек, аркан да тартыштылар, гер дә күтәрделәр, чүлмәк тә ваттылар, капчык киеп тә йөгерделәр, балалар күз бәйләп уенчыклар кисте, авыл үзешчәннәре концерт куйды, оста пешекчеләр табаларда коймак чыжлатты. Бәйгеләрдә җиңүчеләргә спонсорлар - "Гөбенә" агрофирмасы, Мәл­ки кулланучылар җәмгыяте, шәхси эшмә­кәр Ләйсән Медова әзерләгән бүләкләр тапшырылды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: