Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Йөкле хатыннарга витаминнар түләүсез биреләме?!

    Балага узгач поликлиникага учетка бастым. Минем түләүсез витаминнар алырга хокукым бармы?

    Әлеге сорауга мәҗбүри медицина иминиятләштерү фондының Буа шәһәрендәге Территориаль филиалы директоры Илсур Гарипов җавап бирә:
    - Булачак әниләргә медицина ярдәме пациент теркәлгән поликлиникада урнашкан хатын-кызлар консультациясендә күрсәтелергә тиеш.
    Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының "Бала көткән хатын-кызларның йөклелеге тайпылышсыз узганда медицина ярдәме күрсәтү стандартларын раслау турында"гы 662нче боерыгы нигезендә витаминнар һәм минераллар түләсез бирелә. Йөклелек чорында түләүсез даруларны табиб рецепты буенча поликлиникага теркәлгән даруханәдән алып була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: