Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • «Йолдызлык” фестивале – стимул ул!

    Җыр-моң дөньясына гашыйк һәр балага Татарстан Президенты канаты астында уздырылучы "Йолдызлык" фестивале күптән таныштыр дип уйлыйм. Хәзер кечкенәдән үк балаларны нәкъ менә "Йолдызлык"та җырларга, биергә дип аерым максат белән үстерәләр.

    Узган ел әлеге фестивальнең зона туры шаулап-гөрләп Кайбыч районында узды. Фестиваль җитәкчелеге ул вакытта безнең районның оештыру дәрәҗәсенең югары булуына сокланып киткән иде. Көннәр язга алышу белән, йөрәкләр янә "Йолдызлык" дип тибә башлады. Яңа җырлар, шигырьләр яңгырады, биюләр өйрәнелде, матур күлмәкләр тегелде... «Йолдызлык" фестиваленең районда сайлап алу зона турлары башланды. Аның беренчесе 24 февраль көнне Колаңгы авылында узды. Киләселәре - 26 февраль - Мәлкидә, 29 февраль - Олы Кайбыч авылларында булачак. Сайлап алу турыннан узучылар - 1 март көнне Олы Кайбыч мәдәният йортында узачак финал концертында катнашачак. Фестивальдә катнашкан һәр балага тел ачкычлары һәм уңышлар телибез!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: