Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Юмартлык әҗере

    Бер таныш апам гаиләсе белән сигез еллап инде башка дәүләттән күченеп кайтты.

    Хакыйкать шундый, күченеп кайтучыларны алай итәк җәеп көтеп тормыйлар. Гражданлык алу, паспортлар юнәтү, торыр җир, эш эзләү проблемалары Ватанны сагынып кайтучыларның күбрәк үз җилкәләренә төшә.

    Танышларым да бу проблемаларга күңелләре белән әзер иде. Килеп туган хәлләрдән әллә ни фаҗига ясамыйча, Казан томышына җайлаша башладылар. Эшкә урнаштылар, бер йортның нәни почмагында гаилә учагы «тергезеп» җибәрделәр. Уллары армиягә барыр вакыты җиткәч, элек яшәгән дәүләтләренә барып, хезмәт итеп кайтты. Барысы да гадел һәм ничек булырга тиеш - шулай. Һәм бу безгә бераз гаҗәбрәк тә тоела иде - 14 квадрат метрлы бүлмәдә зур гәүдәле дүрт кешедән торган гаилә яши. Шунда ук җиһаз, кечкенә генә ванна, кухня бүлмәсе. Таныш апамнардагы рәхәтлек! Син кунакка килеп керүгә өстәл зурайтыла, суыткычта, шкафта ни бар, барысы да өстәлгә төшә, «плиткә»дә пылау пешә, чәй кайный һәм бөтен аралашуның яңгыравык фоны булып танышымның әледән әле бөтен тавышына рәхәтләнеп кычкырып-кычкырып көлгәне ишетелә. Өйгә кайтырга кирәклеге онытыла, кәсәләргә беренче, икенче, өченче чәйнек чәй агыла... Табигать бу апага кунакчыллык, хөр күңеллелек, күңел шатлыгын, туган җанлылыкны бигрәк юмарт итеп биргән шул. Сырхауханәдә ятканыңны әллә кайдан ишетүгә, бер атнага җитәрлек тәм-том күтәреп килә, бәйрәмнәрдә мул бүләкләр биреп котлаучы да шул апабыз бит. Юмартлык! Менә шул сыйфатны тормыш берничек тә юып төшерә алмый иде аңардан. Юмартлык - ул апаның иманы кебек. Ул аңа һәрвакыт тугры иде. Юкса, һәрбер тиенне физик көч түгеп һәм безнең җәмгыятьтә иң сансыз хезмәт булып саналган эштә алалар бит.

    Беркөнне таныш апамның: «Без дә бит Аллаһ балалары, берәр җиргә сыярбыз әле», - дигән сүзләрен ишетеп калдым. Ситуация соңрак ачыкланды: яшәгән бүлмәләрен калдырып чыгып китүләрен таләп итәләр икән. Тик фатир «снимать» итеп яшәүләр, зур гаиләгә кеше почмагына сыену... Шул көннәрдә апаның кулына реклама белән тулы бер гәҗит килеп керә. Белдерүләр баганасында, берәүләрнең тулай торакта бүлмә сатулары турындагы игъланга күзе төшә аның. Урыны да урам аша гына, белгән җир, арадашчы аркылы да түгел, хуҗалар үзләре сата икән. Тик менә бәясе генә... Бөтен булганыңны кушсаң да, яртысына да җитмәячәк... Шулай итеп, бүлмә алу турындагы уй күңеленә кереп урнаша. Тик нишләргә соң?! Шундый уйлар белән йөргәндә апага элек бергә эшләгән, инде пенсия яшенә җиткән танышы килеп очрый. Эчендәгесе тышында булган танышым, бүлмә турындагы уйлары белән бүлешә. Апаны тыңлап тора-тора да, танышы бүлмә алырга җитмәгән сумма - алты йөз мең сум акча биреп торырга була аңа. Распискасыз-нисез генә, «мөмкинлегегез булган саен, аз-азлап түләрсез, әле», - ди ул. Шунда ук апа белән бергәләп барып, акчаны да алып киләләр. Бер атнадан сату-алу эшләре тәмамланып, танышларым бүлмәле булып куя.

    Менә шундый тарих. Һәм... Көтмәгез, бу тарих артында бернинди алдау, кәкре каенга терәтү дә юк. Бар да ихлас һәм чиста. Таныш апамның күңеле кебек.

    Мин үзем дә «тәк кенә» акча биреп торуларына озак ышана алмый йөрдем. Шундый зур сумма һәм «үз җае белән түләргә»... Безнең замандамы?! Кешегә үзеңә файда булмаган килеш булышу, бәхетен җайларга тырышу кебек сыйфатларны оныта башладык кына түгел, оныттык та бугай ич инде без. Син миңа - мин сиңа, дигән заманда яшәргә ияләшкәнгә, язмамдагы вакыйга бик сәер кебек тоела. Әле дә ярый, күкләр барсын да күреп, тигезләп тора, дип уйлыйм мин андый чакларда. Әле дә ярый күкләр каршында көчсез без... Гади бер танышының апага булышуы юмартлыкка - юмартлык дигән Аллаһ могҗизасы дими, ни диясең тагы?! Һәм бер үк, инде үз бүлмәләренең рәхәтен күреп «үз җайлары белән» исән-сау бурычларын кайтарырга да Аллаһ үзе ярдәм итсен иде аларга.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: