Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Зөһрә Сәхәбиева “Кайбычым син язмышым”ны бу атнада Кайбыч сәхнәсендә җырлады

    Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең "Илһамият" клубы сәхнә ветераннары Кайбычта чыгыш ясады.

    Бу концертны Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фонды оештырган. Концерт яу кырында мәңгелеккә ятып калган солдатлар һәм аннан кайткач вафат булган ветераннарны бер минут тынлык белән искә алудан башланып китте. Халкыбызның танылган җырчылары Зөһрә Сәхәбиева, Зөһрә Шәрифуллина, Асаф Вәлиев, Искәндәр Биктаһиров районыбызның барлык авыл җирлекләреннән җыелган ветераннар өчен аларның яшьлек елларын башкарды. Концертны Виктор Фәләхетдинов алып барды. Баянчы Азат Хәлимов төрле гармуннарда уйнады. "Балкыш" фестивале лауреаты, үзебезнең Флера апа Фатыйхова Казан артистларыннан бер дә ким җырламады.

    -Бүгенге очрашу Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында уза. Мондый концертлар 9 Май-Бөек Җиңү бәйрәменә кадәр башка районнарда да дәвам итәчәк. Проектның исеме- "Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел",- диде филармониянең баш администраторы Азат Фазылҗанов.-"Илһамият" клубы артисларының күбесе сугыш чоры балалары.

    Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева сәхнәгә чыккач болай диде:

    -Минем әтием сугышның башынннан ахырына кадәр яу кырында булган. Шигырьләр белән әнигә язган хатлары әле дә саклана. Хисләр тирәнлеге шулкадәр көчле чагылыш таба ул хатларда. Ә "Кайбычым син язмышым" җыры минем иң матур җырларымның берсе. Аны яратып башкарам.

    Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин артистларга тирән рәхмәтен белдерде һәм:

    -Кайбыч гимнына әйләнгән җырны Зөһрә апа башкаруында ишеткәнем юк иде әле. Туган җиремнең патриоты буларак, бу җырны тыңлаганда күземә яшьләр килде, шундый җырыбыз булуына горурланып утырдым. Кайбычның өлкән буын кешеләренә шундый күңелле минутлар бүләк итүегез өчен тагын бер тапкыр рәхмәт.

    Кайбычлылар үзләре дә шушы чарага чакыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: