Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Зур Подберезье табиб амбулаториясе педиатры Екатерина Ботченкова: “Авылга тынычлык эзләп кайттым”

    "Тормышымдагы бу кискен борылышның ничек булуын үзем дә сизми калдым", - ди Зур Подберезье табиб амбулаториясе педиатры Екатерина Ботченкова. "Авыл табибы" федераль программасы буенча Тольятти шәһәреннән кайткан табибәгә "арбаны" эшкә кайтуның беренче көненнән үк җигелеп тартырга туры килә - амбулаторияне җитәкләргә куйганнар үзен.

    Ботченковларның кечкенә гаиләсе - Екатерина, аның тормыш иптәше Александр һәм җиде яшьлек уллары Влад безнең якларга февраль аенда кайтып урнашкан.

    Балалар табибы 2007 елда Самара дәүләт медицина университетын тәмамлаган һәм берничә ел Тольяттида сырхауханәдә эшләгән. Иренең Кайбыч сырхауханәсендә эшләүче туганнары белән телефоннан сөйләш­кән­нән соң "Авыл табибы" программасының өстенлекләре турында чынлап торып уйлана башлаганнар. Ә Ботченковлар уйлаган эшне беркайчан да ярты юлда калдырмый, нәтиҗәсе күз алдында - гаилә Зур Подберезьега кайтып төпләнә.

    - Шундый батыр адымга бара алуыма үзем дә шаккатам. Тольяттида үз куышыбыз юк иде, туганнарны, әти-әниләрне, дусларны калдырып китү авыр булса да, тәвәкәлләдек. Минем өчен яшәү урыны әһәмиятле түгел, иң мөһиме - яраткан кешеләремнең янымда булуы. Авылда яшәргә дә, эшләргә дә тынычрак. Монда табибларга да караш үзгә - хөрмәт итәләр, киңәшләргә колак салалар, дәвалауның нәтиҗәлелеге дә күз алдында, - ди амбулатория мөдире.

    Тынычлык дигәннәре турында әлегә хыялланырга гына кала шул: документлар белән эшләргә, участок белән танышырга вакыт җитми, эш кәгазьләре табибның өенә дә "ияреп кайта". Хәер, ара ерак түгел, Ботченковлар амбулаториядәге бүлмәләрдә яши. Гаилә башлыгы "Заман" җәмгыятенә сметчик булып урнашкан, уллары әлегә өйдә генә, Зур Подберезье мәктәбенә әзерлек дәресләренә йөри башлаган, киләсе уку елында укырга керәсе. Балалар бакчасына йөрергә баш тарткан - Тольяттидагы әби-бабаларын, дусларын, туганнарын сагына икән сабый.

    Әлегәчә бу участокта балалар табибы булмавы үзен сиздерә, ди табиб. Нарасыйларда беренчел патология очраклары күп икән.

    - Һәр әти-әни өчен үз баласы камил күренә, шуңа да үсешендәге җитешсезлекләрне баланың шәхси үзенчәлеге дип кабул итәләр. Югыйсә, авыруны башлангыч чорында дәвалау нәтиҗәлерәк, балаларда бигрәк тә шулай. Күптән түгел авылларның берсендә өч айлык сабыйның күзләрендә патология күреп алдым. Күз алдыгызга китерегез, баланың әнисе мине - балалар табибын моның табигый хәл булуына ышандыра башласын инде?! Бәхеткә, ана белән баланы тиз арада тикшеренүгә җибәреп, авыруны ачыклап, вакытында дәвалау курсын билгели алдык, - ди табиб.

    Авыл медицинасының әнә шундый "үзенчәлек­лә­рен" өйрәнергә Екатерина Ботченковага Кайбыч район үзәк сырхауханәсе педиатрлары да ярдәмгә килә. Хезмәт­тәшләр үзара тыгыз элемтәдә эшли. Амбулатория коллективы турында да җылы сүзләр генә әйтте җитәкче. Кайбыч сырхауханәсенең баш табибы Газимагомед Магомедов та яшь белгечнең амбулаторияне камилләштерү буенча фикерләрен күтәреп алган, ярдәм булачагына ышандырган. Якын килә­чәктә дәвалау учреждениесенә яңа җиһазлар кайтарылачагына да өмет бар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: