Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

Рус Тат
Хәбәрләр

“Кайбыч” хоккей мәйданына соңгы штрихлар куела

Тиздән, бик тиздән Олы Кайбычта "Кайбыч" хоккей мәйданы ачыла.

Бу көннәрдә хоккей мәй­данына соңгы штрихлар куела. Шимбә көн­не төнге сәгать унбердә дә анда балалар һәм яшүсмер­ләр спорт мәктәбе директоры Рафис Ильясов җи­тәкчелегендә Илдус Вә­лиуллин, Реваль Галәвов, Илсур Ярхәмов, Илшат Зыядиев, Рузалит Җәлә­лиев, Марат Ибраһимов эшли иде әле.

Реклама

Спортны чын юлдашлары итеп алган бу егетләр атна дәвамында эштән соң монда ашыкты. Хоккей мәйданы ачылу мизгелен якынайту максатында боз катыру, аның өс­тенә сызыклар сызу бе­лән шөгыльләнделәр. Анда оешма-пред­­прия­тие­ләр хезмәт­кәрләре дә үз өлешен кертте. Кайбыч хоккейчылары кечкенә боз мәйданында шөгыльләнеп тә уңышларга иреште. Заман таләпләренә туры килгән яңа боз мәйданы алар өчен яңа мөмкинлекләр ачсын иде.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Кайбыч” хоккей мәйданына соңгы штрихлар куела