Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта Коръән укучылар ярышты

Коръән - ул гадел яшәү ысулы, тормыш итү рәвеше, Коръән - ул гүзәл әхлакка, пакьлеккә, сафлыкка өндәүче. Коръән - ул маҗаралы, могҗизалы, гыйбрәтле хикәяләр тупланмасы. Коръән - ул дөрес яшәр өчен кагыйдәләр китабы, ул - Ана кануны, кешелекнең төп Законы.

Олы Кайбыч мәдәният йортында Коръән укучылар бәй­ге­сендә мә­четләрдә дин сабаклары алучы балалар катнашты. Бәйгегә авыллардагы барлык мәчет­ләр­дән дә диярлек укучылар һәм аларны конкурска әзер­ләгән имамнар, мөслимә­ләр килгән иде. Район башлыгы Аль­берт Рәхмә­туллин үзе­нең сәламләү чыгышында:

- Балаларны яшьтән үк динебезне хөрмәт итәргә, Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә өйрәт­кән имамнарга, мөс­лимә­ләргә, район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллинга, безнең балаларга бәя бирергә килгән Иделаръягы зонасындагы баш казый Инсаф Җәләлетдиновка олы рәхмәтемне белдерәм. Аллага шөкер, балаларыбыз яшь­тән үк динебезне, ата-бабалардан килгән гореф-гадәт­ләрне өйрәнеп үсә. Тәр­тип­ле, иманлы кешеләр тәрбияләү - җәмгыять алдында торган зур бурычларның берсе - диде.

Бәйге шартлары буенча башлангычлар Коръәннең - биш, 5-7 классларда укучылар - сигез, зурраклары унөч сурәсен яттан сөй­ләргә тиеш. Балаларның бәйгегә яхшы әзерлек белән килүе соклану уятты. Егетләргә Инсаф Җә­лә­лет­динов, Иске Чәчкаб авылы имамы Фирдүс Шаһиев, Ябалак авылы имамы Раил Галәвов, кызларга Олы Кайбычтан Фәү­зия Миңнуллина, Илсинә Гайнуллина, Кошманнан Рузания Хәйретдинова бәя бир­де. Дамир хәзрәтнең Коръ­ән буенча әзерләгән сорауларына дөрес җавап бирүче­ләргә бүләген шунда ук бирделәр.

Реклама

Коръәнне оста итеп укучылар арасында Чүтидән килүчеләр шактый иде. Монда кызларга бишенче елын белем бирүче Асия апа Вилданова әйткәнчә, аларның динебез белән кызыксынуы көчле икән.

- Безнең мәчеттә мәктәптә укучы унике кыз һәм алты хатын-кыз дин сабагы ала. Кызларыбыз хәзер 20-25әр сурәне яттан белә. Шәрәфетдиновларның өч кызы да мәчеткә йөри. Алсу быел сигезенче, Гөлназ - алтынчы, Исламия өченче классны тәмамлый. Гаиләдә дин кануннарын хөрмәт итәләр, әтиләре Дамир да мәчеткә йөри, биш намазын калдырмый. Әниләре Люция - үрнәк ана. Мә­четтә ир-егетләрне тормыш ип­тәшем Рәшит хәзрәт укыта, - диде ул.

Совет чорында илебез халкын диннән, гүзәл әх­лактан, пакьлектән, кешелекнең төп Законыннан читләшергә мәҗбүр иттеләр. Шуңа карамастан, авылларда иманлы кешеләр йортларында, кү­ңелләрендә иманны, Коръәнне саклап килде. Хәзер имамнар халык күңелендә дингә хөр­мәт белән карауны, Ходайның барлыгын һәм берлеген танытуны сеңдерергә тырыша. Бу Ко­ръән укучылар бәйгесендә дә ачык күренде.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта Коръән укучылар ярышты