Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • 2022 ел- Кайбычта халыкларның мәдәни мирасын саклау елы

    Илебездә яшәүче халыкларның мәдәни мирасын, гореф-гадәтләрен, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен, этно-мәдәни күптөрлелеген, төрле милләт вәкилләренең мәдәни үзенчәлеген һәм этник уртаклыгын саклауга быел аеруча зур игътибар биреләчәк.

     Чөнки 2022 ел Рәсәй халыкларының мәдәни мирасы елы дип игълан ителде. Россия Президенты Владимир Путин 2021 елның 30 декабрендә шул хактагы Указга кул куйды.
    Әлеге фәрман яктылыгында 2022 ел бездә дә Кайбыч районы халкының мәдәни мирасын саклау елы исеме астында узачак. Бу хакта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин узган елның соңгы планеркасында – 29 декабрьдә хәбәр иткән иде. Ә инде Яңа елның беренче планеркасында бу хакта зур сөйләшү булды.
    – Быелгы ел безнең күпмилләтле районыбызда да халыкларның гасырлардан-гасырларга килүче бай мәдәни мирасын сак лауга багышлана. Безнең шул хактагы карарыбыз халык сәнгатен, фольклорны популярлаштыру һәм мәдәни традицияләрне сак лау, мәдәни мирас объектларына игътибарны арттыру һәм популярлаштыру максатында кабул ителде, – диде Альберт Илгизәрович. – Районыбызда яшәүче татаралар, руслар, керәшеннәр, чувашлар һәм башка милләт вәкилләренең гореф-гадәтләре, борынгыдан килү че җырлары, биюләре бүгенге көнгә кадәр сакланып калган. Концертларда, милли бәйрәмнәрдә чыгыш ясаучы фольклор коллективларның чыгышларында бу аеруча ачык күренә. Безгә милли йөзебезне сакларга, алга таба да үстерергә кирәк.
    Район башлыгы Мәдәни мирас елын уздыру буенча шушы көннәрдә үк оештыру комитеты төзергә, чаралар планын эшләргә һәм расларга, җаваплы кешеләр билгеләргә кушты. Бу эштә мәдәният оешмалары, музейларга гына түгел, барлык хезмәт коллективлары, иҗтимагый берләшмәләргә дә актив кушылырга киңәш итте.
    Планерканың көн тәртибенә дә шушы мәсьә лә кертелгән иде. Бу хакта район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, үзебездә сакланучы гореф-гадәтләр, йолаларга таянып, бай мәгълүмат бирде.
    – Без барлык эшләрне дә халкыбызга таянып башкарачакбыз. Безнең районда да бай мәдәни мирас бар һәм аны саклау, киләчәккә җиткерү безнең төп бурычларыбызның берсе. Миңа әле шушы араларда гына килен токмачы, балага исем кушу кебек йолаларның шаһитлары булырга туры килде, – диде Рәмис Хәялиев. – Егетләрне армиягә озату йоласы, некрут җылары саклана, бу бигрәк тә Мәлки ягы керәшеннәренә хас. Ә ник бу йоланы башка авылларда да дәвам итмәскә ди?! “Без үскәндә үскән идек, тал тамырлары кебек”, – дип, гармунга кушылып җырлап, авыл урамнарын әйләнү, егетләргә яулык, кулъяулыклар бүләк итү нинди күңелле булыр иде. Керәшеннәрнең фольклоры ныграк сакланган дияр идем мин. Мәлки ягы керәшеннәренең элеккеге җырлары, йолаларына багышланган калын китап та чыкты. Руслар, чувашларда фольклор көчле. Ә менә районда яшәүче татарларның фольклорын алга таба да үстерү юнәлешендә күп эшләргә кирәк әле. Яңа өйләнешүче яшь парлар ЗАГС янына егермешәр машина белән килеп туктый. “Ап-ак юрганнарга төренеп, килен төшә бүген авылга”, – дип җырлаган чаклар да артта калды. Югыйсә, җигүле атларда килен төшергән чаклар нинди матур булган!
    Чыгыш ясаучы мондый мисалларны күп китерде.
    Мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова мәдәни мираска багышланган бу елны шатланып каршы алуларын билгеләп узды. “Мәдәният хезмәткәрләренең төп вазифасы – төрле милләт халыкларының мәдәни мирасын киләчәккә илтү. Бу юнәлештә бездә әледән-әле төрле чаралар үткәрелеп килә."Халкым хәзинәсе", “Кичке уен” дигән проектыбызда да бу ачык күренә. Төрле милләт кешеләре катнашында узучы бәйрәм халыкларны дуслаштыручы, конфессияара элемтәләрне ныгытучы чара да әле ул, – диде Рамилә Рузалитовна.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: