Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • АК БАРС ИМИНИЯТ компаниясенә рәхмәт хаты

    Узган елның декабре һәм бу елның гыйнвары, башка елларга караганда, кырысрак булып чыкты. Кар да күп яуды. Ә яз көне, шул сәбәпле, ташулар нәтиҗәсендә күп кенә шәхси хуҗалыкларны су басты.

    Ульянково авылында, авыл хуҗалыгы кырларыннан кар сулары агып, Татьяна Пулялинаның йортына зыян килде. Тиз арада йорт тирәсенә су җыелып, барлык мөлкәткә зыян салды: йорт, сарайлар һәм мунчаның аскы өлеше су астында калды. Шулай ук мунчада булган бар мөлкәтне кар суы бас ты.
    Бәхеткә, йорт-җир «АК БАРС ИМИНИЯТ» ҖЧҖдә иминиятләштерелгән була.
    «Әлеге көтелмәгән бәла-каза килү белән, иминият агентына мөрәҗәгать иттек. Ул безгә барлык кирәкле документларны җыярга ярдәм итте. Нәтиҗәдә, безгә тиз арада компания әйбәт күләмдә иминият акчасын түләде. Әлеге компания белән хезмәттәшлектән без бик канәгать, аларга зур рәхмәт! Компаниянең ышанычлы булуына һәм хезмәткәрләренең ярдәм итәргә әзер торуына үз мисалыбызда инандык. Алга таба да мөлкәтебезне "АК БАРС ИМИНИЯТ" ҖЧҖендә иминиятләштерәчәкбез», – дип басым ясады Татьяна Пулялина.

    Услуги предоставляются ООО «АК БАРС СТРАХОВАНИЕ», лицензия ЦБ РФ СИ № 3867 от 06.06.2019, лицензия ЦБ РФ СЛ № 3867 от 06.06.2019                                                                                                                                                                          Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: