Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Ак Барс Иминият компаниясенә рәхмәт хаты

    Узган елның декабре һәм бу елның гыйнвары, башка елларга караганда, кырысрак булып чыкты. Кар да күп яуды. Ә яз көне, шул сәбәпле, ташулар нәтиҗәсендә күп кенә шәхси хуҗалыкларны су басты. Борындык, Бәли, Мәлки, Федоровское, Корноухово, Ульянково авылларында Ак Барс Иминият компаниясенең 21 клиенты язгы ташулар вакытында зыян күрде.

    Мәлки авылында Ырым елгасы ташу сәбәпле, Анна Щукина хуҗалыгын су басты. Нәтиҗәдә, йорт, сарай һәм мунчаның тышкы ягына зыян килде, аларның аскы өлеше дә су астында калды, душкын һәм ләм барлыкка килде.
    Бәхеткә, йорт-җир «АК БАРС ИМИНИЯТ» ҖЧҖдә иминиятләштерелгән була.
    «Әлеге көтелмәгән бәладән соң, шунда ук иминият агентына мөрәҗәгать иттек. Ул безгә барлык кирәкле документларны җыярга ярдәм итте. Нәтиҗәдә, компания безгә тиз арада яхшы күләмдә иминият акчасын түләде. Без әлеге компания белән хезмәттәшлектән бик канәгать, аларга зур рәх мәтебезне белдерәбез! Компаниянең ышанычлы булуына һәм хезмәткәрләренең ярдәм итәргә әзер торуына үз мисалыбызда инандык. Алга таба да мөлкәтебезне "АК БАРС ИМИНИЯТ" ҖЧҖендә иминиятләштерәбез», – диде Анна Щукина.
    Ак Барс Иминият җәмгыяте исегезгә төшерә: су басудан килгән зыян, суның күләме төбәк башкарма хакимият органнары, Федераль гидрометеорология хезмәте һәм РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус бүлекләре тарафыннан билгеләнгән норматив дәрәҗәдән артып киткән очракта гына каплана.

    Услуги предоставляются ООО «АК БАРС СТРАХОВАНИЕ», лицензия ЦБ РФ СИ № 3867 от 06.06.2019, лицензия ЦБ РФ СЛ № 3867 от 06.06.2019                                                                                                                                                                Реклама хокукында

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: