Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Чүти авылында Җиңү бәйрәме узды

    Чүти авылы уртасында урнашкан батырлар һәйкәле янына авылның олысы-кечесе җыелган.

    Һәйкәл тирәсе гөлләргә күмелгән, тирә-юне чиста, салкыннардан соң нәкъ шушы көнне балкып чыккан кояш бар җиһанга нурларын мул сибә.
    Бөек Җиңү көне уңаеннан оештырылган тантананың иң кадерле кунаклары – тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары. Мәктәп укучылары алар өчен җырлар, биюләр, шигырьләр әзерләгән. “Үлемсез полк” белән авыл урамнары аша узган алар. Халкыбызның сугыш елларындагы батырлыгына багышланган җырлар яңгыраганда, әбиләр арасында кулъяулыклары белән күз яшьләрен сөртеп утыручылары да бар иде. Бу аңлашыла да: үзәкләренә үтеп кергән ул еллар, мәңге төзәлмәслек яра булып, күңелләрен әле дә борчып тора. Чүти авылында яшәүчеләргә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның җылы теләкләрен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов җиткерде. Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов тыл хезмәтчәннәренә тирән рәхмәтен белдерде. “Кызганыч, җирлегебездә бер генә сугыш ветераны да калмады. Тыл хезмәтчәннәренең дә саны да күп түгел. Үсеп килүче яшь буынга теләгем шул: авылда яшәүче өлкәннәр янына ешрак барыгыз, хәлләрен белешегез, ярдәм итегез. Чүти авыл имамы Рәшит Вилданов та халыкка бәйрәм котлавын җиткерде. Соңыннан барысын да бәйрәм табыны артына җыйдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: