Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Эшмәкәрлеккә юл ачык

    Буа шәһәрендә авыл халкының эшлекле активлыгын арттыруга багышланган зона киңәшмәсе узды. Мондый киңәшмәләр 2010 елдан бирле үткәрелеп килә һәм ул матур традициягә әйләнде.

    Авылда дәүләт ярдәме белән үз эшен башлап җибәрүчеләр, бу эшкә мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итү, эшмәкәрләргә ярдәм итү буенча кабул ителгән төрле программалар белән таныштыру максатында төрле районнарда үткәрелүче киңәшмәләрдә ел саен катнашам. Һәр баруымда халкыбызның уңган-булганлыгына, тырышлыгына сокланып кайтам. Узган ел Кама Тамагы районыннан зур мәйданнарда виноград, виктория үстерүче эшмәкәрнең хезмәтенә гаҗәпләндек. Бизнесын дәүләт ярдәменә таянып ачып җибәргән эшкуар гектарлар санын тагын да арттырырга җыена. Чөнки аның продукциясенә ихтыяҗ зур.
     Буада безне иң элек “Полба-М” җәмгыятенә алып бардылар. Монда кухнябызга әле соңгы араларда гына килеп кергән борай ярмасы, аның оныннан җитештерелгән макарон һәм башка продукция белән таныштырдылар. Организмга бик тә файдалы булган борай ярмасын әбиләребез заманында яратып ашасалар да, без үскәндә кибетләрдә юк иде инде ул. Күрәсең, үстермәгәннәр. Хәзер ул кибет киштәләрендә күренә башлады һәм борай бәлешен, боткасын кайбычлылар да яратып пешерә. Аны бәйрәмнәргә оста пешекчеләрдән заказга пешерттерүчеләр дә бар. “Полба - М” җәмгыяте 2014 елда ачылган, тәүлегенә 15 тонна продукция җитештерәләр. Республиканың тагын берничә районында борай ярмасы җитештерә башлаганнар. Әнә шуңа да хәзер аны  сатып алып була. Борай үстерүне башка районнарда да башлап җибәрергә мөмкин булуын Буадагы эшмәкәр мисалында күрсәттеләр. Эш башлау өчен төрле программаларга таянып булуы турында да аңлаттылар.
     Безнең районда да үрнәк итеп куярлык эшмәкәрләр бар. Чүти авылындагы “Йолдыз” кооперативы технологы Гөлназ Щукина – әнә шундыйларның берсе. Барысы 293 пайчыны берләштергән кооперативның  киңкырлы эшчәнлеге турында эчтәлекле чыгыш ясады. Эш башлап җибәрүче авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы программасы буенча матди-техник базаларын ныгытуга биш миллион сумлык грант отулары, аңа ит җитештерү өчен модульле завод сатып алулары, “Агростартап” программасы буенча “Фермер гранты” конкурсында катнашып, 345 мең сумлык грант отуы турында сөйләвен залдагылар кызыксынып тыңлады. Өстәвенә, кооператив әгъзасы буларак, 50 баш мөгезле эре терлеккә  конкурс проекты буенча 3 миллион 900 мең сум акча откан, аның бер миллионы йөк машинасы алуга тотылган. "Хөкүмәт әнә шулай миллионнар белән ярдәм итә икән, аннан оста файдалана белергә генә кирәк", –ди эшмәкәр.  Гөлназның хезмәтенә югары бәя бирелде.
     Әлеге киңәшмәдә катнашкан башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина Кайбычта үз эшен башлап җибәрүчеләргә документлар тутыруда ярдәм итәргә, киңәшләр бирергә әзер торуларын билгеләп үтте.
    Киңәшмәдәгеләрне ветеринария техникумы эшчәнлеге белән таныштырдылар, һөнәрчеләрнең осталыгын күрсәткән күргәзмәне дә яратып карадылар.
     Җиң сызганып эшкә керешик

    Пленар утырышта ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббәров, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Иделаръягы районнары һәм авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы идарәләре җитәкчеләре, КФХ җитәкчеләре,  министрлыклар вәкилләре катнашты. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге делегация барды. "Максатыбыз – авылда кече бизнесны үстерү, халыкны эшле итү, башкаларның тәҗрибәсен өйрәнү", – диде ул.
    Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында болай диде:
    – Бүгенге чыгышларны тыңлап, авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрүгә игътибарны бермә-бер арттырырга тиешбез. Эшмәкәрләрнең барысы да безгә рәхмәт белдерә, проблемалары да бар, аны хәл итү өчен өстәмә акча сорыйлар. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләре дә күп яңгырый. Республика җитәкчелеге авыл халкына яшәеш мөмкинлекләре тудыра. Бүген авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббәров, эчтәлекле чыгыш ясап, авылдагы һәр өлкәне тирәнтен анализлады, һәрберсенең ролен күрсәтте, җитешмәгән якларга тукталды. Үз чиратымда, мин дә сезгә мөрәҗәгать итәм. Районнарыгызга кайткач, бүген сезне җыйган кебек, үзегездә яшәүчеләр белән дә шундый очрашу үткәрегез. Авыл халкын эшле итү буенча тагын нинди мөмкинлекләр табарга була? – дигән сорау куегыз. Безгә авылларны саклап калу өчен тырышырга кирәк. Анда безнең телебез, тарихыбыз, динебез, гореф-гадәтләребез саклана. Татар авылымы ул, рус, чуваш, мордва, башка милләтләр яшәүче төбәкме – аерма юк. Ватаныбыз уртак –Россия һәм без, тугандаш халыклар булып, бердәм яшибез.
    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббәров республикада азык-төлек белән тәэмин ителеш турында  сөйләде.
    – Бүгенге очрашу урыны булган Буада күп кенә кооперативлар бар. Мәсәлән, кишер үстерү белән шөгыльләнүчеләр. Анда эш комплекслы алып барыла. Бер звенолары орлык белән тәэмин итсә, калганнары үстерә, сата. Мондый кооперативлар республикада елдан-ел арта бара. Кооперативларга хөкүмәттән финанс ярдәм дә зур күләмдә күрсәтелә. Авыллардагы халыкның активлыгы күп дәрәҗәдә җирле җитәкчелектән тора. Авыл хуҗалыгы продукциясен сатуда проблемалар юк. Шәһәрләрдә елга ике тапкыр үткәрелүче авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә дә халык авылдан килгән товарны чират торып сатып ала. Бәяләре дә яхшы. Орлыклар сатып алу буенча да хөкүмәт ярдәме бар. Бу максатта ике ел инде ТР Президенты булышлыгы белән унар миллион сум акча бирелә. Ул акчалар Татпотребсоюзга тапшырыла. Кемгә нинди орлык кирәк, кәбестә, бәрәңге, кишерме, алар заявка буенча алып кайтып бирә. Республикада кече бизнес белән шөгыльләнергә теләүчеләргә төрле программалар, грантлар, “Агростартап” кебек проектлар гамәлдә. Аларның барысы да авылны саклау максатында кабул ителгән.
    Очрашуның фикер алышулар вакытында Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин хезмәттәшләре исеменнән тәкъдимнәрен җиткерде.
    Киңәшмә ахырында уңышлы эшләүче эшмәкәрләрне бүләкләделәр. Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан диплом алучылар арасында Кече Кайбычтан КФХ җитәкчесе Фәрит Зиннуров, Олы Кайбычтан “Союз-Агро” кулланучылар кооперативы рәисе Артур Гафиятуллин да бар иде. Аларның икесе дә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәргән конкурс җиңүчеләре.
    ТР Муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецованы җирлектәге уңышлары өчен бүләкләде.
    Мондый киңәшмәләр майда Кукмара, Мөслим, Чирмешән районнарында узачак.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: