Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Федоровское авылында яшәүче өч гаилә 30 сутый мәйданда агач утырткан

    Федоровское авылы яныннан узучы трассадан ерак булмаган урында әле берничә ел элек кенә яңа урам барлыкка килде.

    Берсеннән-берсе заманча итеп төзелгән йортларны үз эченә алган бу урамның исеме дә Яңа урам.
    Авыл белән трасса арасы ярты чакрым да юктыр, шуңа да, юлдан узган саен, матур урамга сокланып китәбез. Бушлыкта –моңа кадәр бер корылма да булмаган урында барлыкка килгән бер яклы гына урамда яшәүчеләр дә яңа йортларына сөенеп яши. Әмма барысына да уртак проблема бар. Бу хакта безгә шушы урамда яшәүче, Картлар һәм инвалидлар йорты директоры булып эшләүче Альбина Гыйләҗева сөйләде.
    – Бу урамда иң беренче булып безнең гаилә яши башлады. 2015 елның ноябре иде ул. Калган күршеләр икенче елны күченде. Сез әйткәнчә, урамыбыз бер яклы гына, безнең өйләргә каршы салынган биналар юк – ачыклык. Шуңа да, карлы-буранлы көннәрдә, урамыбызны кар баса. Юлдан берөзлексез йөрүче машиналар тузаны да безгә оча. Шул сәбәпле, балаларны саф һавага уйнарга чыгару да алар өчен бик үк файдалы түгел икәнлеген аңлыйбыз. Урамда яшәүче өч гаилә очрашып сөйләштек тә, уртак фикергә килдек: әлеге урында агачлар утыртырга! Бу карны да, тузанны да тоткарларга мөмкинлек бирәчәк. Юкка гына агачларны планетаның үпкәсе димиләр бит. Аларны мөмкин кадәр күбрәк утыртырга кирәк, дигән фикердә без. Тирә-юньгә никадәр ямь өстиләр! Без барыбыз да табигать балалары бит. Федоровское авыл җирлеге депутаты буларак, әлеге мәсьәләне авыл җирлеге җыенында күтәрдем. Чөнки посадканы чыктың да утырттың түгел, авыл җирлеге карамагандагы җирдән файдалану өчен рөхсәт кирәк. Җыенда катнашкан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин безне ишетте, идеябезне хуплады, ярдәм итәчәген белдерде. Үтенечебезне протоколга да язып куйдылар.
    Ниһаять, аларның ниятләре тормышка аша. Бергәләшеп утыз сутый җирдә нарат, чыршы үсентеләре утырталар.  Менә алар: Гыйләҗевлар, Җиһаншиннар, Бутровлар. Балалары да, кечкенә булсалар да, әти-әниләре янында кайнаша, зурраклары исә булыша. Ике яшьлек Булат та өмәчеләр янында, ә Раян, Камил, Рамазанның әле беренче тапкыр гына агач утыртулары. Экологик тәрбия буш сүзләрдән түгел, әнә шулай шәхси үрнәктән башлана ул! Өмәгә чыгучылар хаклы: агачлар  кислород бүлеп чыгара,  һаваны тузаннан һәм башка зыянлы матдәләрдән чистарта.
    – Урамыбыз кешеләре шулкадәр табигать җанлы булып чыкты ки, трактор яллау, аңа солярка салу, тракторчы хезмәтенә түләү чыгымнарын да бергәләп күтәрдек, авыл җирлеге дә булышты. Авылдашыбыз Илдар Сәлахов җирне сукалады, урманчылар үсентеләр утыртырга буразналар сызып бирде. Безгә бу эштә авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Зәйнуллинның ярдәме зур булды. Үсентеләр белән Кайбыч урманчылыгы ярдәм итте – 500 төп   ылыслы үсентеләр бирделәр.

     "Хәтер бакчасы" көнендә 
    нигез салынган посадка
    Кайбыч урманчылыгы директоры урынбасары Фәнис Гыйльметдинов әйтеп узганча, агач утырту “Хәтер бакчасы” Халыкара акциясе узган көнгә туры килгән. Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан үткәрелгән бу чара сугыштан кайтмаган 378 мең татарстанлының бөек батырлыгын искә алу һәм алар хөрмәтенә агачлар утырту максатын да күздә тота.  "Экология" илкүләм проекты кысаларында үткәрелгән бу акция Татарстанның барлык шәһәр, районнарында, авылларда да узган һәм миллионга якын агач утыртылган.
     “Без бу көн турында алдан белмәдек. Димәк, үзебез дә белмичә, саваплы эшкә үз өлешебезне керткәнбез”, – диде Альбина Гыйләҗева.
    “Агачны уттырттың да, шуның белән эш бетте,  дигән сүз түгел әле. Нәни үсентеләр үсеп китсен өчен, рәт араларын чүп үләннәреннән чистартырга, яңгырсыз җәйдә суын сибәргә, башка агротехник чараларны да вакытында үткәрергә кирәк бит”, – дим әңгәмәдәшемә. Җавап кыска булды: ”Без алдан ук бу посадканы тәрбияләп торуны үз өстебезгә алабыз дип сөйләштек. Агачлар рәтләнеп киткәнчегә кадәр карап торачакбыз. Зыян килгән, үсеп китә алмаганнары урынына яңаларын утыртырбыз. Күршеләремнең буш сүз сөйләп йөрүчеләрдән түгел, ә эш кешеләре булуы шушы агач утырту өмәсендә генә түгел, аңа кадәр дә ачык чагылган иде инде. Балаларның теләсә кайда уйнап йөрүенә эчебез пошып, үзара сөйләштек тә, алар өчен махсус уен мәйданчыгы ясап куйдык. Башта, әлбәттә, авыл җирлегенә, ә аннан соң район башлыгыннан рөхсәт сорадык һәм безгә 20 метр тирәсе җир бирделәр. Урамыбыз зурайгач, бездә дә дәүләт ярдәме белән балалар мәйданчыгы төзеләчәгенә бер шигем дә юк”. Кече ватаныңны ярату, туган җиреңнең патриоты булу Гыйләҗевлар, Җиһаншиннар, Бутровлар кебек өч гаилә мисалында ачык күренә.
    Язылганнарга өстәп, тагын шуны әйтәсем килә. Яңа урамда яшәүчеләр үзара салым программасында ел саен актив катнаша. Алар биргән акчаның хөкүмәттән  арттырылып кайтуын яхшы аңлыйлар. Урамнарында вак таш түшәлгән юл да үзара салым акчасына төзелгән бит.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: