Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Федоровское мәктәбе волейболчылары республика ярышында берьюлы алтын һәм көмеш медальләр яулады

    Федоровское мәктәбе волейболчылары республиканың волейбол лигасында берьюлы алтын һәм көмеш медальләр яулады! Әлеге ярышлар тарихында мондый уңышның булганы юк иде әле.

    Федоровское мәктәбе спортчылары, инде өченче елын рәттән, мәктәп волейбол лигасының республика финалына чыга. Узган ел Татарстан беренчелеген кызлар командасы яуласа, быел егетләр иң көчлесе булып танылды, ә кызлар – икенче урында. Бу казанышларның барысына да укучылар тәҗрибәле тренерлары – укытучылары Юрий Григорьевның тырышылыгы нәтиҗәсендә иреште. Аның укучылары әледән-әле җиңү яулый, аларның саны шактый. Үзен яраткан эшенә багышлаган чын педагог буларак, тренер фидакарь хезмәтенең лаеклы җимешләрен татый.
    Федоровское мәктәбе укучыларының чираттагы зур җиңүе барыбызны да сокландырды. Ә үзләренең ниләр кичерүен күз алдына да китереп булмый. Яшь спортчылар һәм тренерларының җиңү шатлыгыннан сөенү мизгелләрен уеннарның турыдан-туры трансляциясен карап барган җанатарлар да күргән. Аларны фото һәм видеога төшергәннәр. Кайбыч укучыларының кабат пьедесталның югары баскычына күтәрелүе белән барыбыз да: район башлыгы Альберт Рәхмәтуллиннан башлап, гади халыкка кадәр горурланабыз. Безнең командаларга көч биреп торырга башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, тәрбия эшләре буенча урынбасары Рамил Зиннәтуллин, Федоровское мәктәбе директоры Михаил Серяков та барган. Алар да федоровскоелыларның соңгы уенның өч партиясенең икесендә Казанның алтынчы гимназиясе спортчыларын 25:27, 32:30, 15:10 исәбе белән җиңүенә сок лану хисләрен кичергән.
    2021-2022 елгы Татарстан мәктәп волейбол лигасының финал уеннары Казанның Волейбол үзәгендә узды. Чемпионнарга кубокларны ТР Дәүләт Советы рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды. Ул билгеләп үткәнчә, мәктәп волейбол лигасы – чын мәгънәсендә волейбол гаиләсе ул. Балалар, ата-аналар, укытучылар, тренерлар, судьялар, профессиональ клублар, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары укучыларны волейбол аша спорт белән шөгыльләнү һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруга җәлеп итү тирәсендә берләшә. ТР спорт министры Владимир Леонов сүзләренә караганда, Татарстанда дүрт ел элек башланган проект федераль масштабка ия булган. Бу сезонда анда республиканың төрле районнарыннан дүрт меңгә якын команда катнашкан.
    Яшел Үзән районында узган турнирның зона этабында абсолют җиңүче булганнан соң, Федоровское мәктәбенең ике командасы да республика финалында катнашу хокукына лаек булды. Мәктәптә ничек итеп чемпионнар үстерүләре, ярышларга әзерләнүләре турында әлеге командаларның тренеры сөйләде.
    – Егетләргә җиңү җиңел генә бирелмәде. Фараз буенча, безнекеләр җиңелергә тиеш иде. Әмма җиңдек! Лига барышында көндәшләребез якынча ике меңләп бала белем алучы Яшел Үзән лицее һәм Казанның Идел буе районы гимназияләре командалары булды. Яр Чаллы мәктәбе командасы да иң көчлеләрдән иде. Анда ике мең биш йөз бала укый. Ә безнең Федоровское мәктәбендә 129 бала гына белем ала. Нәтиҗәле тренировкалар үткәрү өчен, малайлар һәм кызларның икешәр командасын тупларга кирәк иде. Волейбол уенында сетканың ике ягыннан да алты кеше торырга тиеш. Безнең мәктәптә малайлар аз, шуңа күрә ничек булса да җаен табарга туры килде, – диде Юрий Николаевич.
    – Командаларның шундый зур уңышка ирешүенең сере нәрсәдә? – дип кызыксынам. – Сер – универсаль булуда. Ягъни, мәктәптә балалар аз булу сәбәпле, аларга спортның төрле төрләре буенча ярышларда катнашырга туры килә. Укучылар, бер өлкәдә, бер юнәлештә генә түгел, төрле яклап үсә, – диде тренер. – Үз эшемне яратам, һәрвакыт уңышка омтылам. Балаларны да һәрвакыт җиңүгә рухландырам. Төп бурычым – аларда кызыксыну уяту, калганы балаларның үзләреннән тора.
    Мәктәп волейбол лигасының иң яхшы уенчылары дип команда капитаны Вадим Бурячинский, тупны иң оста атучылар – Илһам Садриев, кызлар командасы капитаны Алина Серякова, иң яхшы сакчы Арина Алексеева танылды.
    – Зур спорт залының трибуналары тулы иде. Нык дулкынландык, әмма җиңүгә ирештек, – диде
    волейболчылар.
    – Команда нәкъ менә шундый җаваплы вакытта чыныгу ала.
    – Финалда уйнау – күпләрнең хыялы. Кызлар командасының икенче урынны яулавы – шулай ук яхшы нәтиҗә. Без алга таба да шөгыльләнәчәкбез, уенчыларның осталыгын камилләштерәчәкбез. Балалар зур тырышлык куйды. Афәрин! Булдырдылар! – дип өстәде тренерлары.
    Чемпионнарга кубок, медальләр, спорт киемнә ренә сертификатлар һәм 50 мең сумлык сертификат, икенче урын өчен кызларга 40 мең сумлык сертификат тапшырылды. Ярышка җиңүче ике команда әзерләгән тренерга ноутбуклар бүләк иттеләр. Егетләр командасы сентябрьдә илнең ун төбәгеннән килүче җиңүчеләр арасында үткәреләчәк суперфиналда катнашу өчен Мәскәүгә барачак. Ул беренче тапкыр үткәрелә.
    Кайбыч укучылары моңарчы да безне уңышлары белән сөендереп килде: бадминтончыларның һәм хоккейчыларның да зур җиңүләр яулавын хәтерлибез. Тимераякта йөгерүчеләрнең һәм көрәшчеләрнең уңышларына шатланабыз. Үсеп килүче яшь буынга спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге булсын өчен, районыбызда күп эшләр башкарыла: спорт комплексы һәм универсаль спорт мәйданчыклары төзелде, мәктәп спорт залларына капиталь ремонт ясалды, ярышлар һәм турнирлар үткәрелә, балалар район, республика һәм Бөтенроссия күләмендәге ярышларда катнаша.
    Татарстанның гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында волейбол буенча турнир «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә. Ул әлеге спорт төрен популярлаштыруга, укучыларны физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә, үсеп килүче буын арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, хәрәкәт активлыгы проблемаларын чишүгә һәм укучыларның сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән. Турнирны ТР Волейбол федерациясе республиканың Мәгариф һәм фән, Спорт, Яшьләр эшләре министрлыклары белән берлектә оештыра.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: