Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районы укытучыларына яңа ноутбуклар тапшырдылар

    Тантаналы чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, «Ак Барс” банкның “Кайбыч №1” өстәмә офисы җитәкчесе Илсия Хафизова, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, мәктәп директорлары һәм укытучылар катнашты.

     

    Районга барлыгы 173 заманча техника кайтты. Татарстан мәктәпләрендә ноутбукларны яңарту буенча масштаблы проект Татарстанда цифрлаштыру елына багышланган һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча Ак Барс банкы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

    - Республика Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм «Ак Барс» идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәевка зур рәхмәтемне белдерәм. Бу укытучыларыбыз өчен зур ярдәм, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин.
    Барлык педагоглар исеменнән Федоровское мәктәбе директоры Михаил Серяков һәм әлеге мәктәп укытучысы Гөлия Камалиева ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.
    - Шундый әһәмиятле бүләк алу – барыбыз өчен дә зур шатлык. Моңа ирешүгә үз өлешен керткән һәр җитәкчегә рәхмәтлебез. Бу ноутбуклар безгә яңа көч, яңа уңышлар алып килсен, - диде Гөлия Вәзыйгулловна.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: