Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч ягы музее яңа экспонатлар хисабына баеды

    Кайбыч ягы музеена Борындык авылында туып үскән Бөек Ватан сугышы ветераны Рәшидә Хәйруллинаның кызы Нурия, энесе Габделбарый гаиләләре белән килде. Максатлары – музейга әниләренең фронтта төшкән фотоларын, орден-медальләрен тапшыру.

    Музей директоры Илдар Шакиров авылдашларын башта музей экспонатлары белән таныштырды. Алар биредә үз авыллары янында 1986 елда табылган, Болгар ханлыгы чорына караган Борындык хәзинәсен күреп, горурлык кичерделәр.
    - Әниебез Рәшидә Габдрахман кызы 1942 елда авылдашы Рәхимә Кәлимуллина белән бер көнне фронтка китә. Иң элек медицина санитар курслары үтәләр. Шул елның 13 октябрендә хәрби ант бирәләр һәм медицина санитар батальонына озаталар. Әни Бөек Җиңү көнен Берлинда каршы алган. Ул фронттан 1946 елда гына әйләнеп кайта. “Сугышчан казанышлары өчен” һәм башка медальләр белән бүләкләнгән. Шунысын да әйтергә кирәк, әни сугыш чоры турында безгә бөтенләй сөйләми иде. Яу кырыннан кайткач, авыл Советы секретаре булып бераз эшләгәч, Яшел Үзән шәһәренә китә. Анда озак еллар буена “Серго” исемендәге заводта эшләде, пенсиягә дә шуннан чыкты. 1971 елның 1 июнендә аны “Почет билгесе” ордены белән бүләклиләр. Ул 1976 елның 4 августында вафат булды. Аның турында райондашларыбыз да белсен дип, фронтта, сугыштан соң төшкән фотоларын, орден- медальләрен музейга тапшырып китәбез, - диде кызы Нурия.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: