Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычның үзешчән шагыйрәләре шигърият өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләрне уртага салып сөйләште

    Шигырь язу җиңелме? Ул кайчан һәм ничек туа?

    Үзәк китапханә каршында эшләп килүче “Шигъри тәлгәшләр” түгәрәгенең чираттагы утырышында Олы Кайбыч авылында яшәп иҗат итүче үзешчән шагыйрәләр әнә шул сорауларга җавап бирде, шигърият өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләрне уртага салып сөйләште.
    Нечкә күңелле, тирә-яктагы үзгәрешләргә битараф кала алмаучы, йөрәгеннән хис-тойгылар ташып торучылар шигырь язмыйча түзә алмыйдыр, мөгаен. Ләкин гади генә сүзләр тезмәсе шигырь була алмый. Юллар арасында мәгънә дә, хис тә булырга тиеш. Шулай ук строфа, ритм, рифма таләпләрен дә үтәргә кирәк. Очрашуда катнашкан каләм тибрәтүчеләр шундый фикердә. Чулпан Камалиева шигырь язу калыпларын яхшы белә. Мәктәп елларында ул Апасның “Йолдыз” газетасы каршында эшләп килүче “Тамчылар” түгәрәгенә йөргән. Танылган шагыйрьләр каршында шигырьләрен укып, алардан киңәш-тәкъдимнәр алган. “Кайбыч таңнары” газетасында журналист булып эшләгән дәвердә “Таңчулпан” дип исемләнгән шигырь кушымтасын чыгаруда да үз өлешен керткән. Гомумән, Чулпан ханым – иҗади шәхес. Шигырь язарга гына түгел, нәфис сүзгә, җыр-моңга, биюгә дә оста ул.
    – Әнием яшь чагында авыл клубында сәнгать җитәкчесе булган, – диде ул, – Апаларына булышу йөзеннән, дүрт энесе дә сәхнәгә тартылган. Биш бертуган барысы да авылда төпләнеп калган. Үзләре дә, тормыш иптәшләре дә сәнгать җанлы. Бәйрәмнәрдә, туганнар бергә җыелгач, балалар, бусаганы сәхнә итеп, гармун белән концерт куя иде. Иҗат итү, сәнгатькә тартылу буыннан-буынга күчеп бара бездә.
    Район мәдәният йортында эшләүче Алинә Хәйретдиновага да сәләт төрле яклап бирелгән. Ә шигырь шигырь иҗат итү әнисеннән күчкән.
    –Язганнарын миңа да укый иде ул. Әниемне тыңлаганнан соң, үзем дә шулай шигырь яза алсам иде, миңа да илһам килсә иде дип тели идем. Әти белән әнинең язмышы катлаулы булды. Шул мине иҗатка этәрде. Мин хәзер дә күбесенчә аларның тормышын күзаллап язам, – диде Алинә.
    Гөлназ Сөнгатуллина да мәктәп елларыннан ук иҗат итә. Шигърияткә мәхәббәтне туган авылы Кошман мәктәбендә белем биргән укытучылары Нурания Мотыйгуллина һәм Рушания Нәфыйкова уяткан. “Иншаларны да шигырь кушып яза идем”, – ди Гөлназ. Күптән түгел генә аның ТР Хөкүмәтенең “Татарстанда телләрнең күптөр лелеген саклауга булышлык итүгә юнәлдерелгән проектларны һәм чараларны тормышка ашыруда муниципаль мәдәният учреждениеләренә ярдәм күрсәтү” гранты ярдәмендә “Тормыш диңгезендә” дип исемләнгән китабы дөнья күрде.
    Әлфиназ Гатауллина исеме дә күбебезгә яхшы таныш. Элегрәк газетабызда басылган матур шигырьләрен кайбычлылар яратып укый иде. Әлфиназ ханым хәзер дә иҗат итә, ләкин язганнарын “Кайбыч таңнары”нда чыгармый. Аңа да шигырь язу сәләте нәселдән күчкән. Әнисенең әтисе – Газизулла бабасы укытучы булган, шигырьләр язган.
    Хәзер шигырь язучы балалар күп түгел. Очрашуда катнашучылар мәктәпләрдә әлеге юнәлештә эшләп килүче түгәрәкләр эшчәнлеге җанлансын, иде, дигән теләк белдерде.
    – Шигырь язып карамаган бала юктыр ул. Һәр сабыйда нинди дә булса сәләт бар, вакытында күреп алып, үстерү мөһим. Бала иҗатка тартылсын өчен, аңа кечкенәдән күп итеп шигырь укырга кирәк, – диде Чулпан Камалиева.
    Һәвәскәр шагыйрәләр үзләре дә шигырьләрен укыды. Очрашуны оештырган һәм алып барган китапханә хезмәткәрләренең сорауларына җавап бирделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: