Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта Сабантуйлар гөрләячәк

    Без ел буена көтеп алган милли бәйрәмебез – Сабантуй якынлаша. Бәйрәмгә әзерлек һәм аны үткәрү комиссиясе утырышында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аны югары дәрәҗәдә үткәрү бурычын куйды.

    Быел Сабантуй район үзәгендә 11 июньдә уза. 12 июньдә Ябалак, Кушкүл, Кошман, Мөрәле, Борындык һәм Олы Урсакта үткәрелә. Быел да алдынгыларны бүләкләү тантанасы, милли уеннар, ат чабышы, спорт ярышлары, көрәш булачак, балалар өчен аттракционнар эшли, сәүдә гөрләячәк. Кайбыч төбәгендә яшәүче төрле милләт вәкилләренең яшәү рәвешен күрсәткән йортлар да эшләячәк. Көндез үзебезнең мәдәният хезмәткәрләре җыр-биюләре белән сөендерсә, кич татар эстрадасының танылган артистларыннан торган төркем концерт куяр дип көтелә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: