Кайбычта сугыш каһарманнарының исемнәрен барлау дәвам итә

"Хәтер...Бары тик кешеләргә генә хас изге хис. Ул безнең аңда мәңге яши. Яшәп кенә калмый, ә яңадан-яңа буын кешеләрен батырлыкларга өнди, хәзерге гамәлләрне элекке каһарманлыкларга тиңләргә чакыра." "Алар илгә Җиңү алып кайтты" китабы әнә шундый сүзләр белән башланып китә.
Әле шушы көннәрдә генә тагын "Хәтер китабы" редакциясеннән хат алдым. Бу хатта Багай авыл җирлегеннән фронтка китеп, туган авылларына исән-сау кайткан дүрт сугышчының - Василий Ефимович Шулаев, Алексей Ефимович Шулаев, Иван Дмитриевич Любавин, Иван Николаевич Герасимовларның исемнәре "Алар Җиңү алып кайтты" исемле китапка кертеләчәге турында язганнар. "Кайбыч таңнары" газетасының узган саннарында чыккан мәкаләләремдә язылганча, бу китап сугыш юлларын кичеп, илгә Җиңү алып кайткан татарстанлыларга багышланган. Яу кырыннан әйләнеп кайткан фронтовикларның һәрберсен аерым атап, шушы китапка туплаганнар. 2011 елда дөнья күргән китапта мин үз әтиемнең исемен тапмадым. Сораша торгач, әти кебек шинельләрен дә салмыйча, авыл хуҗалыгын кабат тергезүгә керешкән шактый гына солдатларны китапка кертергә "оныткан" булып чыкты. Ә бит әти сыман җиңүчеләр буыны язмышы яшь буын өчен Ватанга хезмәт итүнең матур үрнәге.
Хәзерге вакытта бу китапның икенчесе - яңартылганы әзерләнә. Авыл җирлекләре башлыклары, ветераннар Советлары рәисләренә китапка кермәгән авылдашларының исемнәрен барлау мөрәҗәгате белән чыккан идем. Алар барлаган исемлекне мин "Хәтер китабы" редакциясенә җибәрдем. Шулай итеп, китапка тагын 15 солдатның исеме кертеләчәк. Бу эш әле дә дәвам итә. Кайбычка әйләнеп кайткач, чит төбәкләргә китеп яшәүчеләр һәм мәңгегә шунда калучылар да бар. Ул ветераннарның исемнәрен туганнары, күршеләре беләдер дип уйлыйм. Сугыш каһарманнарының якты истәлегенә куелган һәйкәлгә дә аларның исемнәре кертергә кирәк. "Алар илгә Җиңү алып кайтты" китабында сугыштан кайткан авылдашларыгызның исемнәрен тапмасагыз, безгә шул хакта хәбәр итегез. Аларның кайда тууы, эш урыны, кайчан вафат булуы, кайда җирләнүе турындагы мәгълүматлар кирәк безгә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.800
-
25 июнь 2022 - 18:13Кайбычлылар быел да Урмай Сабантуенда гөрләтеп кайтты Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге зур делегация – район Советы, башкарма комитетында эшләүчеләр, авыл җирлекләре башлыклары, авыл үзешчәннәре, мәдәният хезмәткәрләре, спортчылар барды.25000
-
24 июнь 2022 - 09:52“ЭкоЯз – 2022” акциясенең район этабы җиңүчеләре бүләкләнде Район Советының видеозалында “ЭкоЯз - 2022” республика акциясенең район этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.12300
-
24 июнь 2022 - 07:56Кайгы утларына салып, арабыздан мәңгелеккә китеп бардың... Мәлки авылында гомер иткән кадерле әниебез Роза Хафиз кызы Захарованың гомере өзелде.79800
-
24 июнь 2022 - 07:49АК БАРС ИМИНИЯТ компаниясенә рәхмәт хаты Узган елның декабре һәм бу елның гыйнвары, башка елларга караганда, кырысрак булып чыкты. Кар да күп яуды. Ә яз көне, шул сәбәпле, ташулар нәтиҗәсендә күп кенә шәхси хуҗалыкларны су басты.21800
-
22 июнь 2022 - 15:28Кайбыч ягы музее яңа экспонатлар хисабына баеды Кайбыч ягы музеена Борындык авылында туып үскән Бөек Ватан сугышы ветераны Рәшидә Хәйруллинаның кызы Нурия, энесе Габделбарый гаиләләре белән килде. Максатлары – музейга әниләренең фронтта төшкән фотоларын, орден-медальләрен тапшыру.18400
-
22 июнь 2022 - 14:27«Күңелле әлифба» каналында йорт хайваны турында яңа видео Балагыз койрыклы дустын дөрес тәрбиялиме? Тизрәк кереп карагыз!37100
-
17 июнь 2022 - 06:16Ак Барс Иминият компаниясе «АК БАРС ИМИНИЯТ» ҖЧҖ – Татарстан Республикасы үсешенә 15 елдан артык өлеш кертүче динамик үсештәге төбәк компаниясе. Компаниянең Татарстан буенча 42 өстәмә һәм операцион офисы һәм РФ буенча 5 офисы бар. Компания иминиятнең классик риск төрләре буенча комплекслы хезмәт күрсәтә. Бердәнбер акционер - «АК БАРС» БАНК ГАҖ.23500
-
16 июнь 2022 - 13:33«Күңелле әлифба» YouTube каналында яңа видео Яңа чыгарылыш йөклелек хакында.22500
-
12 июнь 2022 - 22:22Кушкүл Сабантуенда Дөресен әйтик, Хуҗа Хәсән якларына яңа инвестор килгәч, мондагы Сабантуй элеккеге “Гөбенә” агрофирмасындагы кебек югары дәрәҗәдә узармы икән, дигән шик булды. Әмма ул урынсыз булып чыкты. Кушкүл авылы янындагы яшел тугайда узган бәйрәм оештырылу ягыннан да, бүләкләре белән дә узган елдагылардан бер дә ким түгел иде.57200
-
12 июнь 2022 - 22:08Ябалак авылында Сабан туе гөрләде Ябалак, Кече Кайбыч, Бәрлебашы, Морза Бәрлебашы авылларын берләштергән Сабан туе халык уеннарының үзенчәлекле булуы белән аерылып тора.83700
-
6 июнь 2022 - 10:10Федоровское авылында яшәүче өч гаилә 30 сутый мәйданда агач утырткан Федоровское авылы яныннан узучы трассадан ерак булмаган урында әле берничә ел элек кенә яңа урам барлыкка килде.20800
-
6 июнь 2022 - 10:06Эшмәкәрлеккә юл ачык Буа шәһәрендә авыл халкының эшлекле активлыгын арттыруга багышланган зона киңәшмәсе узды. Мондый киңәшмәләр 2010 елдан бирле үткәрелеп килә һәм ул матур традициягә әйләнде.17600
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
22 июнь 2022 - 15:26Дәүләт бүләге батырның туган авылына кайттыОлы Подберезье авылында яшәүчеләр бүген Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә куелган һәйкәл янына җыелды.46900
-
25 июнь 2022 - 18:13Кайбычлылар быел да Урмай Сабантуенда гөрләтеп кайтты Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге зур делегация – район Советы, башкарма комитетында эшләүчеләр, авыл җирлекләре башлыклары, авыл үзешчәннәре, мәдәният хезмәткәрләре, спортчылар барды.25000
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика