Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Хуҗалыклар фермаларында кышлату чоры бара

    Яңа ел алды көннәрендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин фермаларда кышлату чоры барышы белән таныша.

     Бүген ул авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов белән бергә “Родина” агрофирмасында һәм “Туган як -Агро” хуҗалыгында булып кайтты. Район башлыгы җитәкчеләр, ферма хезмәтчәннәре белән әңгәмә корды, эш шартлары, азык запасы, эшчеләргә хезмәт хаклары бирү турында сорашты, проблемалары белән кызыксынды. Ике хуҗалыкта да озак еллар, нәтиҗәле эшләгән җитәкчеләргә, савымчыларга, терлекчеләргә районның 30 еллыгы уңаеннан чыгарылган медальләр тапшырды. Аларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, хезмәт уңышлары теләде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: