Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кошманда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган митинг узды

    Ул " Үлемсез полк" акциясе белән башланып китте. Укучылар һәм укытучылар яу кырында башын салган, сугышта катнашкан, тылда фидакарь хезмәт куйган авылдашлары, туганнары фотоларын күтәреп, урам әйләнде.

     Аннары барысы да һәйкәл янына җыелды. Арада өлкәннәр – тыл хезмәтчәне һәм сугыш чоры балалары да бар иде. Илебез тынычлыгы хакына үзләрен аямаган әлеге хөрмәтле кешеләрне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм шәхсән үз исеменнән мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин сәламләде. Шушы араларда юбилейларын билгеләп үткән кошманлыларга район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Котлау һәм рәхмәт сүзләрен авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина, җирле ветераннар Советы рәисе Розалия Садриева да җиткерде.
    - Фронтка киткән 374 авылдашыбызның 270 е туган нигезенә кире әйләнеп кайтмаган, - диде Лилия Сафина. - Без, бүгенге буын, Бөек Җиңү көнен якынайткан ватандашларыбызны һичкайчан онытмаска, һәлак булганнарны данга күмәргә, исәннәр турында һәрчак кайгыртырга тиеш. Бүген безнең арада сугыш авырлыкларын күргән тыл хезмәтчәннәре Рәмзия Гатиятуллина һәм Сахара Шәрәфиева һәм 50 сугыш чоры баласы яши.
    Тантана мәктәп укучылары әзерләгән эчтәлекле концерт программасы белән үрелеп барды. Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган, кайтканнан соң бакыйлыкка күчкән авылдашларын бер минут тынлык белән искә алды, алар истәлегенә салынган һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре, веноклар куйды. Һәйкәлдән ерак түгел генә солдат боткасы пеште. Бәйрәм мәктәптә, чәй табыны артында концерт белән дәвам итте.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: