Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Мөрәле авылы өлкәннәре Кәрим Тинчурин исемендәге театрга Җиңү көне уңаеннан күрсәтелгән спектакль карарга барды

    Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Без хәтерлибез!» хәйрия акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары өчен спектакль күрсәтелде.

    Аны Мөрәле авылыннан да 15 кешелек төркем – сугыш чоры балалары, тыл хезмәтчәннәрен карап, тәрбияләп торучы балалары, хезмәт ветераннары карады. Быел өлкәннәргә язучы Салават Юзеев пьесасы буенча куелган «Кияү урлау» комедиясен тәкъдим иттеләр. Спектакль карарга Татарстанның 16 районыннан 400 дән артык тамашачы килгән.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: