Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Пермьдә "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасының күчмә утырышы узды

    Дөньяда җиде миллионнан артык татар исәпләнә. Аларның биш миллионга якыны Россия Федерациясендә яши. Татарстаннан тыш, татарлар Пермь, Екатеринбург, Оренбург, Пенза, Чиләбе һәм башка өлкәләрдә, БДБ илләрендә, Балтыйк буе дәүләтләрендә һәм чит илләрдә яши. 2010 елгы халык исәбен алу нәтиҗәләре буенча, татарларның дүрттән бер өлеше генә Татарстанда гомер итә. Калган дүрттән өч өлеше Россия Федерациясенең һәм дөньяның төрле почмакларында яши.

    Элек чит төбәкләрдәге татар­ларның Татарстан, Казан белән элемтәсе чикле булган. Алай да алар туган телләрен онытмаган. Телне балаларына, оныкларына өйрәткәннәр, татар халкы турындагы истәлекләрне буыннан-буынга тапшырганнар. 1992 елда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев фәрманы белән, татарларны берләштерү максатыннан, Казанда беренче тапкыр Бөтендөнья татар конгрессы үткәрелә. Конгресска татарлар яши торган барлык төбәкләрдән дә вәкилләр чакырыла. Конгресста даими эшли торган оешма – Бөтендөнья татар конгрессының башкар­ма комитеты төзелә. Ул, иң бе­ренче чиратта, Татарстан Республикасының башка дәүләтләр белән мөнәсә­бәт­ләрен ныгытырга, татар мил­ләтен туп­ларга ярдәм итә.
    Шулай итеп, Татарстаннан читтә яшәүче милләтәшләребез бер-берсе белән аралаша, милли бәйрәмнәрне дә бер­гәләп үткәрә, төрки ха­лык­лар­ның сәнгате һәм мәдә­нияте белән кызыксына башлый. Һәр төбәктәге татар диаспораларының милли җәмгыятьләре оештырыла. Аларны оештыруның максаты – татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклауга өлеш кертү, яшь буында милли хис тәрбияләү һәм татар халкының киләчәген кайгырту.

    Татарлар күпләп яши
    Май аенда Пермь өлкәсенең Барда районында “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы узды. Бу оешманың Кайбычтагы җитәкчесе буларак, миңа да бу чарада катнашырга туры килде. Биредә сигез төбәктән – Татарстанның 28 районы һәм шәһәреннән, Башкортстан, Удмуртия, Марий Иле, Новосибирск, Пенза, Пермь, Омск өлкәләреннән хатын-кызлар катнашты.
    Барда районына эш сәфәре очраклы гына сайланмаган. Беренчедән, монда, нигездә, татар телле башкортлар һәм татарлар яши, икенчедән, татар халкының теле, үзенчәлекле йолалары белән башка төбәктәге милләтәшләребезнең игътибарын үзенә җәлеп итә. Пермь өлкәсендә Барда авылын татарларның башкаласы дип йөртәләр. Мондагы халыкның киң күңелле, эчкерсез, гади булуын, туган телне сак­лап, кадерләп, зурлап яшәүләрен үз күзем белән күреп кайттым. Районда 24 меңнән артык кеше исәпләнә, шуның 10 меңгә якыны Бардада яши. Авылның төп халкы – башкортлар һәм татарлар, руслар җиде процент кына тәшкил итә. Биредә ике мәчет, өч мәктәп, 400 урынлы мәдәният йорты, балалар сәнгать мәктәбе, ике бассейн һәм универсал спорт залы белән спорт сәламәтләндерү комплексы бар. Шәхси йортлар күпчелекне тәшкил итә. Шунысы кызык, аларның күбесе элеккеге байлар йорты рәвешендә салынган. Дөрес, заманча төзелгән, шулай ук өч-биш катлы йортлар да күп.
    Районда рус һәм татар телләрендә “Таң” район газетасы нәшер ителә. “Тол буйлары” (Тол – елга исеме) дигән телекомпания уңышлы гына эшли.

    Туган тел сакчылары
    Кунакларны Барда авылында хөрмәтләп, үзебезчә җыр-бию, якты йөз белән каршы алдылар. Ханымнар мәдәният һәм мәгариф объектлары белән танышты. Биредә гомер итүче татарлар гомер-гомергә телебезне, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне саклап яши. Балалар сәнгать мәктәбендә дә яшь буынга шул мирасыбызны сеңдерергә тырышалар. Монда да кунак­лар килүен көтеп торганнар. Балаларның таланты, үзләрен иркен тотулары, туган телебездә матур итеп сөйләшүләре күп­ләрне таң калдырды. Укучы­лар сәләтен күрсәтте, татар композиторларының әсәр­ләрен күңелгә үтәрлек итеп башкар­ды. Безне 10 -14 яшьлек баянчыларның чыгышы таң калдырды. Татар халык көйләрен өздереп уйнадылар. Чыгышларын Барда мәдәният үзәге сәхнәсендә дә күрергә насыйп булды.
    Мәдәният үзәге фойесында сәнгать осталары һәм мил­ли ашлар күргәзмәсе гөрлә­де. Очрашу татар фольк­лор ансамбльләренең чыгышы белән дәвам итте. “Ак кал­фак”лылар, борынгы гореф-гадәтләр урын алган, милли рух белән сугарылган күренештән соң, күз явын алырлык искиткеч матур костюмнар кигән берсеннән – берсе гүзәл татар кызларын, батыр егетләрен күреп, кул чапты. Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак, дип әйтүләре юкка түгел. Россия төбәкләреннән һәм Татарстаннан килгән ханымнарга бик күп кызыклы мас­тер-класслар тәкъдим иттеләр.
    Без барган һәр җирдә гореф-гадәтләр, йолалар белән танышабыз. Һәр җирлекнең үзе­нә күрә йолалары, гореф-гадәтләре була. Кайда гына яшәсәләр дә, татарлар үз телен, гореф-гадәтләрен онытмый. Барда халкы да үз җир­лекләренә генә хас булган, буыннан буынга күчеп, хәзерге вакытка кадәр сакланган матур йолаларны тәкъдим иттеләр. Пермь өлкәсендәге һәр татар авылында диярлек фольклор ансамбльләр оештырылган. Ансамбльнең репертуары үз төбәкләренә генә хас милли йолалар, такмаклар, бию - җырлар белән сугарылган. Һәр авылда татар фольклор ансамбльләре оешкан. Алып баручылар, Россиянең төрле почмакларында чыгыш ясаулары, бу елның 21 маенда Башкортстанда узган VI Бөтендөнья фольклориадасында Пенза өлкәсенең өч районыннан татар фольклор ансамбльләре катнашуын әйтеп үттеләр.

    Тукай рухы хөкем сөрә
    Бардалар да “Тукай – безнеке”, дип, шагыйрь белән горурланып яши икән. Аның шулай булуын исбатлап күрсәттеләр. Китапханәдә шагыйрьгә багышланган, аның Барда тамырларын чагылдырган, шагыйрь нәселеннән булган бөтен кешеләрне берләштергән музей ачканнар, аны тагын да тулыландыру буенча эш алып баралар. Киләчәктә, Яңа Кырлайдагы кебек, аерым музей булдыру турында да хыялланалар. Былтырлары, Шүрәлеләре һәм Су аналары белән Тукай паркы – Барданың бизәге. Чыннан да, яшеллеккә төренеп утырган бик матур ял итү почмагы ул.
    Барда гомум белем бирү гим­назиясе дә Габдулла Тукай исемен йөртә. Без монда шагыйрьнең бишенче буын туганы Рәфыйк Акманаев белән таныштык.
    – Габдулла Тукайның әнисе Бибимәмдүдә ягыннан бабасы Зиннәтулла бездә туып–үскән. Зиннәтулланың әтисе Әмирхан Әмиров, беренче булып килеп, урамга нигез салган. Мин үзем шул урамда яшим һәм моның белән чиксез горурланам. Зиннәтулла 14 яшендә Татарстанның Кышкар мәдрәсәсенә килә һәм шунда дини белем ала. Аннан 45 ел Өчиледә мулла булып эшли, – диде ул.
    Гимназия икетеллелек шартларында эш алып бара. Биредә балаларның барысына да (рус милләтеннән булганнарга билге куелмый, аерма шунда гына) атнага ике тапкыр татар теле дәресе керә. Гимназиядә бик бай этнографик музей бар. Биредә укучылар Пермь төбәге татар халкының тарихы, көнкүреше һәм тормышы белән таныштырды. Безне бигрәк тә үз төбәкләренә генә хас булган, бизәп эшләнгән, күңел нурын сибеп чиккән сөлгеләре һәм түбәтәйләре шаккатырды. Озынлыгы 7 метрга кадәр җиткән Барда сөлгеләренең өлгесе, бизәге һәр авыл өчен үзенчәлекле. Ә Барда түбәтәе, Татарстан татарлары түбәтәеннән аермалы буларак, дүрткә бүленеп очлана, бизәлеше дә үзгә.
    Төп эшем спорт белән бәй­ле буларак, Барда спорт сәла­мәтләндерү комплексы белән кызыксынуым көчле иде. Ул спорт залы, балалар өчен кече һәм зур басейннардан тора. Биредә меңнән артык бала төрле спорт төрләре белән шөгыльләнә. Укучылар, мәктәп программасында каралганча, бассейнда йөзәргә өйрәнә һәм уку елы ахырында исәп тоталар. Шунлыктан, уку елы дәвамында һәр укучы бассейнда кимендә алты сәгать шөгыльләнергә тиеш. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга атнага бер яки ике тапкыр бассейнда йөзү каралган. Мине бассейн суының җылылыгы кызыксындырды. Балалар бассейнында су җылылыгы бездәгечә 30-32 градус, ә зур бассейнда бездә 29-30 градус булса, аларда 24-26дан артмый. Мин уйга калдым, 26 градус булса, Кайбыч халкы су коеныр идеме икән? Димәк, бардалылар салкынга чыдам, нык халык.
    Бардадан җыр-бию, ачык йөз белән озатып калдылар. “Без барыбыз да татар милләтеннән, бер-беребез белән аралашып яшик. Милләтләр арасындагы татулык, барлык изге эшләребез уң булсын. Тиздән "Барда җыены” уздырабыз, килегез, көтәбез,” – диде алар.
    Барда халкының ихласлыгы, гадилеге, башкаларга күрсәтим дип түгел, туган телебезнең кыйммәтен сак­лап, Барда сөйләмен, гореф- гадәтләребезне саклап яшәү­ләренә соклану, халкыбыз өчен горурлану хисләрен туп­лап, рухи азык алып, Пермь татарлары белән горурланып, сөенеп – шатланып кайттык. “Ак калфак”лылар белән фикер алышып, киңәш-тәкъдимнәрне юнәлеш итеп алып, алга планнар кордык.
    Ниһаять, бу матур сәяхәттән туган якка кайтып төштек. Ерак сәфәрдә дүрт көн генә булып, аны күңелле үткәрсәк тә, үз төбәгебез сагындырды. Бу якларда каеннар да зифарак, күк тә зәңгәррәк, кояш та яктырак, җиле дә җылырак булып тоелды. Хәтта кайтканда унике сәгатьлек юл да кыс­карган кебек булды. Озын юл ялыктырса да, “Ак калфак” оешмасының эшен дәвам итү өчен бик кирәкле сәфәр булды ул. Әлеге матур, файдалы сәяхәт хәтердә мәңгегә уелып калачак.

    Җәмилә Сәгыева,
    “Ак калфак” оешмасының Кайбычтагы җитәкчесе

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: