Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Россия прокуратурасының 300 еллыгы уңаеннан Кайбыч прокуроры белән әңгәмә

    Россиядә 300 ел элек прокурор күзәтчелеге институты барлыкка килде.

    Шуннан бирле безнең дәүләт күп кенә реформалар һәм үзгәрешләр кичерде, әмма прокуратура аның структурасында алыштыргысыз урын алып торды һәм хәзер дә шулай булып кала. Инде ничә еллар узса да, прокуратура хезмәткәрләре һәрвакыт законлылык сагында тора. Кайбыч районы прокуроры, юстициянең өлкән киңәшчесе Алмаз Сөләйманов белән әңгәмәбез прокуратураның бүгенгесе турында.
    – Алмаз Ринатович, сез 300 еллык тарихы булган прокуратура өлкәсендә эшлисез. Районда закон таләпләре ничек үтәлә?
    – Безнең төп максатыбыз – илебездә кабул ителгән барлык законнарның да үтәлешен тәэмин итү. Прокуратура хезмәткәрләре гражданнарның хокукларын яклауга зур игътибар бирә. Без узган ел эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә законнар бозуның 658 очрагына чик куйдык. Прокурор куйган таләпләр буенча 56 законсыз хокукый акт гамәлдән чыгарылды, 302 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылды, суд тарафыннан бер миллион 333 мең сумлык 90 дәгъвабыз канәгатьләндерелде. Барлыгы 19 җаваплы зат административ җаваплылыкка тартылды, прокурор тикшерүләре нәтиҗәләре буенча ике җинаять эше кузгатылды.
    – Сез халык мәнфәгатьләрен яклауга да үзегезнең зур өлешегезне кертәсез. Шул хакта да сөйләп узсагыз иде.
    – Әйе. Прокуратура органнары гражданнарның хезмәткә булган социаль хокукын тәэмин итүгә, сәламәтлеген саклауга, хезмәт хакларының үзвкытында түләнүенә, уңай яшәү шартлары тудырылуына даими игътибар бирә. Узган ел да безгә моңа бәйле эшләр карарга туры килде. Аерым алганда, без кабул иткән чаралар нәтиҗәсендә авыл хезмәтчәннәренә хезмәт хакы бирү буенча 10 миллион сумнан артыграк бурыч түләттерелде, салымнар буенча бурычлар түләнде, җир пайлары буенча гражданнарга тиешле бурычлар да өлешчә кайтарылды. Прокуратура катнашы белән дүрт ятим балага бөтен уңайлыклары булган торак бирелде. Бер инвалид баланы кыйммәтле дару препараты белән тәэмин итүгә ирештек.
    – Заман чиренә әйлән гән ришвәтчелек буенча хәлләр ничегрәк тора?
    – Бу – бөтен дөньяны борчуга сала торган зур проблема. Шуңа да аңа каршы тору буенча максатчан эш алып барабыз. Район прокуратурасы узган ел ришвәтчелеккә каршы законнар бозуның 70 очрагын ачыклады. Бу өлкәдә аеруча дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турындагы мәгълүматны тиешенчә тапшырмавы да әлеге өлкәдә законнарны бозуга китерә. Прокуратура актлары буенча мондый закон бозулар бетерелде, 46 вазыйфаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды.
    – Безгә иминлек, тынычлык кадерле. Әмма илебездә террорчылык күренешләре күзәтелүе барыбызны да хафага сала. Бу күпмилләтле халкыбызны борчуга сала. Әлеге юнәлештәге эш чәнлегегез нидән гыйбарәт?
    – Без шул хактагы законнарның үтәлешен тәэмин итәбез. Эшчәнле гебездә районның җирле үзидарә органнарына таяна быз. Максатыбыз – халкыбызның куркынычсызлыгын тәэмин итү. Гражданнар күпләп була торган урыннарда иминлекне саклау – төп бурычыбыз. Былтыр террорчылыкка каршы тору өлкәсендәге федераль законнарны бозуның 27 очрагы ачыкланды. Алар буенча закон бозуларны бетерү турында 24 күрсәтмә чыгарылды. Әлеге өлкәдә прокуратура ачыклаган закон бозуларның 75 проценты бетерелде.
    – Алмаз Ринатович, хокук сагында торучы буларак, хезмәтегездә кемнәргә таянасыз?
    – Җирле үзидарә органнары, полиция, Тикшерү комитеты, судлар, башка дәүләт органнары белән тыгыз хезмәттәшлектә эшләвебез нәтиҗәлелеккә китерә. Форсаттан файдаланып, Россия Федерациясе прокуратурасының 300 еллыгы уңаеннан хезмәттәшләремә, бездә эшләп чыккан ветераннарга тирән рәхмәтемне белдерәм.

    Россия прокуратурасы тарихыннан

    12 гыйнвар – Прокуратура хезмәткәрләре көне. Россия Федерация сендә бу көн 1996 елдан башлап билгеләп үтелә. Россия прокуратурасы органнарының үсеше тарихы, чын мәгънәсендә, дәүләтнең ныгу тарихы ул.
    Прокуратура Петр I Указы белән моннан 293 ел элек барлыкка килгән. Петр I прокуратура алдына эшләрдәге тәртипсезлекләрдән, ришвәтчелектән һәм законсызлыктан барлыкка килгән явызлыкны юк итү яки көчсезләндерү максатын куя. Россиядә прокуратура институты барлыкка килә һәм үсә башлый. Аның иң күренекле кешеләренең берсе – Павел Ягужинский була. 1722 елда Ягужинский Сенатның беренче генерал-прокуроры итеп билгеләнә. Ул дәүләттә патшадан кала икенче зат булган дип тә сөйлиләр.
    Прокуратураның төп вазифасы – закон сагында тору. Гражданнар аларга төрле проблемалары белән мөрәҗәгать итә.
    Бүген прокуратура хезмәткәрләре законлылыкны һәм хокук тәртибен тәэмин итү буенча катлулы һәм җаваплы бурычлар үтиләр, алдагыларының традицияләрен лаеклы дәвам итәләр. Коллективта югары квалификацияле хезмәткәрләр эшли, алар өчен намус, вөҗдан, гаделлек, кыюлык буш сүзләр түгел.
    Прокуратураның җайга салынган эше нәтиҗәсендә елдан-ел җинаятьчелек дәрәҗәсе кими, коррупция, экстремизм һәм террорчылык кебек күренешләргә каршы көрәш нәтиҗәле алып барыла.
    Прокуратурадагы принципиальлек һәм тырышлык, гражданнарның проблемаларын тоя белүләре иҗтимагый тормышның һәм дәүләт эшчәнлегенең барлык тармакларында законнар өстенлеген тәэмин итә. Болар бар да ахыр чиктә икътисадта һәм кешеләрнең тормыш дәрәҗәсендә чагыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: