Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Соравылның мәдәният хезмәткәре Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган күргәзмә әзерләгән

    - Авылыбызда китапханәче дә, клуб мөдире дә үзем. Күпфункцияле үзәкнең фоейсында урнашкан күргәзмәне китап укучылар да, клубка килүчеләр дә кызыксынып карый.

     Чөнки андагы китап һәм альбомнарда Бөек Ватан сугышында катнашкан Соравыл авылы халкы турында мәгълүмат һәм фотолар урын алган, – диде Валентина Сурнаева. – Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашыбыз, бүгенге көндә мәрхүм Петр Павловның һәм әфган сугышында катнашкан генерал-полковник Владимир Макаровның костюмнары да бар. Владимир Николаевич бүгенге көндә Мәскәүдә яши. Аның әти-әнисе тумышлары белән безнең авылдан, Соравылда җирләнгәннәр. Күргәзмәне әзерләүдә авылдашларым да зур өлеш кертте. Курчак-санитаркага костюмны алтын куллы авылдашым Галина Чернова тегеп бирде. Бүгенге көндә Тольятти шәһәрендә яшәүче авылдашыбыз Валерий Каргин сугышта катнашкан бабасы Василий Осиповка багышлап ясаган альбомын бүләк итте. Пленда вафат булган авылдашыбыз Илья Михайлов турында мәгълүматлар табып бирде. Бүгенге көндә Мәскәүдә яшәүче авылдашыбыз, РФ Хәрби - һава көчләре баш инженеры, полковник, Россиянең мактаулы радисты Влас Моряков “Наши земляки в Великую Отечественную войну” дип исемләнән, Соравыл авылына кагылышлы альбом итте. Моряковларның хәрби династиясе турындагы шәхси альбомнарны да алып тордым. Шулай ук балалар ясаган рәсемнәрне дә күрергә була. Мондый күргәзмәне һәр елны оештырам. Хәзерге һәм киләчәк буыннар илебез азатлыгы өчен көрәшкән якташларыбызны белүен, хәтерләвен, онытмавын телим.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: