Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта “Өченче буын” пенсионерлар спартакиадасының муниципаль этабы узды

    Анда барлык авыл җирлекләреннән дә диярлек йөзгә якын өлкән кеше катнашты.

    Ярышларда өлкәннәр өстәл теннисы, электрон тирда автоматтан ату, йөзү, дартс буенча үзара көч сынашты. Берничә сәгатькә сузылган ярышларда Олы Кайбыч авыл җирлеге командасы җиңүгә иреште. Кече Мәме һәм Олы Подберезье авыл җирлекләре командалары икенче-өченче урыннарны бүлеште.
    Шәхси беренчелектә нәтиҗәләр түбәндәгечә:
    Өстәл теннисы.
    Ир-атлар:
    1 урын - Хәмит Гыйбадуллин (Олы Кайбыч);
    2 урын – Петр Галкин (Олы Тәрбит);
    3 урын – Хәмзә Юнысов (Борындык).
    Хатын-кызлар:
    1 урын – Дамирә Шаһивәлиева (Олы Кайбыч);
    2 урын – Валентина Майданова (Кече Мәме);
    3 урын – Валентина Охотникова (Кече Мәме).
    Электрон тирда автоматтан ату.
    Ир-атлар:
    1 урын – Валерий Савинов (Олы Подберезье);
    2 урын – Валерий Нестеров (Мәлки);
    3 урын – Александр Карлин (Олы Подберезье).
    Хатын-кызлар:
    1 урын – Дамирә Шаһивәлиева (Олы Кайбыч);
    2 урын – Наталия Развалова (Колаңгы);
    3 урын – Люция Хәмидуллина (Борындык).
    Йөзү.
    Ир-атлар:
    1 урын – Хәмзә Юнысов (Борындык);
    2 урын – Фирдүс Әхмәтов (Олы Кайбыч);
    3 урын – Валерий Савинов (Олы Подберезье).
    Хатын-кызлар:
    1 урын – Чулпан Камалиева (Олы Кайбыч);
    2 урын – Гүзәл Сәлахетдинова (Олы Кайбыч);
    3 урын – Валентина Охотникова (Кече Мәме).
    Дартс.
    Ир-атлар:
    1 урын – Николай Бугульминский (Турминский);
    2 урын – Владимир Федотов (Кече Мәме);
    3 урын – Дмитрий Иванов (Мәлки).
    Хатын-кызлар:
    1 урын – Евгения Стерякова (Ульянково);
    2 урын – Зөһрә Халикова (Колаңгы);
    3 урын – Гөлфинә Гыймиева (Кошман).
    Ярышларда катнашкан өлкәннәрне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламләде, җиңүчеләргә һәм призлы урыннарны яулаучыларга бүләкләр, Мактау кәгазьләре, медальләр тапшырды.
    Өлкәннәр өчен чәй табыны да оештырылды. Алар, бер-берсенең хәл-әхвәлләрен сорашып, яршлардан алган тәэсирләре белән бүлеште.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: