Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Яшел Үзән шәһәрендә туып-үскән Жанна Захарова бәхетен авылда тапкан

    Ул Арыслан авылындагы фельдшер-акушерлык пункты мөдире булып эшли.

    Авыл тормышына ияләшеп беткән инде, кулыннан килмәгән эше юк. Безнең районның һәр җирлегендә диярлек шәһәрдән авылга даими яшәргә кайтучыларны очратып була.
    Авылдагы фельдшер-акушерлык пунктының буш торганы юк. Кемдер авырып киткән, үзен начар хис итә, кан басымы күтәрелгән, температурасы югары, кайсына укол ясатырга кирәк. Килә алмаганнары телефоннан шалтырата, көнме-төнме, ул авыруларның өенә ашыга.
    – Авылыбыз фельдшеры безне ачык йөз белән каршы ала, тынычландыра, тиешле дәвасын, файдалы киңәшләрен бирә, кирәк булса, район сырхауханәсенә җибәрә. Аның эшеннән барыбыз да канәгать, – диде ветеран-укытучы Нина Кочнева.
    Фельдшерның эш урыны клуб бинасында урнашкан. Монда беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәкле бар нәрсә дә бар. Хезмәт шартлары башка
    авыллардагы модульле фельдшер-акушерлык пунктларындагы кебек булмаса да, үз эшен җиренә җиткереп башкара. Пациентлар өчен дәвалау-профилактика мәгълүматларын үз эченә алган стендлар да эленгән. “Сәламәтлек почмагы”, “Сәламәт бала” дигән стендлар да бай эчтәлекле. Медицина хезмәткәренең эш өстәлендәге стационар телефонга көненә әллә ничә тапкыр шалтыраталар. Кайберәүләр үзләрен борчыган сораулар буенча консультацияне әнә шулай телефон аша ала.
    Фельдшер Жанна Захарова Арыслан авылы халкына гына түгел, Колабирдедә яшәүчеләргә дә медицина хезмәте күрсәтә. Ул шушы ике авылдагы 172 кешенең, шул исәптән 35 баланың сәламәтлеге сагында тора.
    – Кайбер көннәрне биш-алты кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итә, бер кеше дә килмәгән вакытлар да була. Көз-кыш айларында салкын тидереп авыручылар саны арта. Җәй көне дә авырулар кимеми. Гипертония һәм шикәр диабеты кебек хроник авырулар да бар. Авыр очракларда ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бүлегенә шалтыратам. Район үзәк сырхауханәсе терапевты Барый Йосыповны да авырулар янына еш чакырам. Район педиатры башлангыч мәктәп укучыларына медосмотрны авылыбызга килеп үткәрә, – диде фельдшер.
    Без аның белән коронавируска каршы вакцинациянең барышы турында да сөйләштек.
    – Коллектив иммунитет булдыру өчен безгә Арыслан, Колабирде авылларында яшәүче 132 кешегә вакцина ясатырга кирәк. Бүгенге көнгә 105 кеше прививка ясатты, бу планның 79,5 проценты дигән сүз. Пенсионерлардан 29 кеше прививкалы. Ә Надежда һәм Александр Кучумовлар, Людмила һәм Юрий Радионовлар ревакцинация узды. Авылда прививка ясатучыларның барысы да исән-сау, үзләрен яхшы хис итәләр, – диде Жанна Викторовна.
    – Балачактан медицина хезмәткәре булырга хыялландым. Мәктәпне тәмамлагач, медицина училищесына укырга кердем, – диде ул. – Хезмәт юлымны Яшел Үзән шәһәрендәге йогышлы авырулар дәваланучы сырхауханәдән башлап җибәрдем. Анда 11 ел эшләдем. 2000 елда Арыслан авылы егете Александрга кияүгә чыктым һәм авылга күчеп кайттым.
    Кыз лары Валентина һәм уллары Александра туганчыга кадәр район үзәк сырхауханәсендә регистратурада эшләгән. Арыслан авылындагы фельдшер-акушерлык пунктында эшли башлавына да 15 еллап узган.
    Жанна Викторовна үз эшен зур җаваплылык тоеп башкара. Авыл фельдшеры – киң профильле белгеч ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: