Баласына алимент түләмәгән
Кайбыч районы прокуратурасы районда балалар хокукларын яклау турындагы закон таләпләре үтәлешен тикшерде.
ТР Кайбыч районы суды Урсак урман хуҗалыгы поселогында яшәүче 52 яшьлек хатынга 1999 елгы балигъ булмаган яшьтәге баласына алимент түләттерү турында карар чыгарган иде. Әмма ул алимент түләүдән читләшеп йөри һәм аның баласы алдында 159000 сум бурычы җыела.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура Суд приставларының Татарстан Республикасы буенча идәрәсенең Кайбыч районындагы бүлекчәсенә материал җибәрде һәм алимент түләмәүчене Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 157 маддәсенең 1 бүлеге нигезендә җаваплылыкка тартуны таләп итте. Бу маддә суд карары чыгып та, ата-аналарның алимент түләүдән баш тартулары турында. 2012 елның 16 февралендә Суд приставларының Татарстан Республикасы буенча идәрәсенең Кайбыч районындагы бүлекчәсе дознавателе вазифаларын башкаручы Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының шушы маддәсе буенча җинаять эше ачты.
Агымдагы елның 4 апрелендә прокурор таләбе канәгатьләндерелде. ТР Кайбыч районы җәмәгатьчелек суды карары белән әлеге хатын 8 айга төзәтү эшләренә җәлеп ителде һәм аның хезмәт хакыннан хөкүмәт файдасына 10 процент тотып калыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев