Эшмәкәрләр хокуклары якланды
ТР Кайбыч районы прокуратурасы Кайбыч муниципаль районында юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләрне яклау буенча закон таләпләре үтәлешен тикшерде. Нәтиҗәдә кайбер кимчелекләргә юл куелуы ачыкланды.
"Россия Федерациясендә сәүдә эшчәнлеген дәүләти җайга салу нигезләре турында"гы Федераль законның 10 маддәсенең 1 бүлеге нигезендә (алга таба- закон) дәүләт милке яки муниципаль милек булып саналган җир участоклары, биналар, корылмаларда стационар булмаган сәүдә объектлары урнаштыру тәртибе билгеләнә. Алар стационар булмаган сәүдә объектларын территорияне тотрыклы үстерү мөһимлеге һәм халыкны сәүдә объектлары мәйданы белән минималь тәэмин итү нормативы схемасы нигезендә урнаштырыла.
Әлеге законның 3 бүлегендә стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру схемасын җирле үзидарә органнары муниципаль берәмлек Уставы буенча, Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимиятенең уполномоченный органы билгеләгән тәртиптә раслый.
"Россия Федерациясендә сәүдә эшчәнлеген дәүләти җайга салу нигезләре турында"гы законның 17 маддәсенең 3 бүлеге 2 һәм 3 п.п нигезендә җирле үзидәрә органнары муниципаль берәмлектә яшәүчеләрне сәүдә хезмәтләре белән тәэмин итү максатында стационар сәүдә объектларын урнаштыру схемасын билгели.
Авыл җирлекләре башлыклары, югарыда күрсәтелгән законның 10 маддәсенең 3 бүлеге һәм 17 маддәсенең 3 бүлеге 2, 3п.п.ын үтәмичә, стационар сәүдә объектларын халыкны сәүдә объектлары мәйданы белән минималь тәэмин итү нормативы схемасын эшләмәгән һәм расламаган. Алар шулай ук муниципаль берәмлек территориясендәге сәүдә торышына финанс, икътисади, социаль һәм башка күрсәткечләргә анализ үткәрмәгән. Бу территорияләрдә сәүдә эшчәнлеген үстерүгә этәргеч бирүче чаралар куллануның нәтиҗәлелеге дә анализланмаган.
Шул сәбәпле, район прокуратурасы 17 авыл җирлеге башлыгына дәгъва белдерде, аның нәтиҗәләре буенча кимчелекләр бетерелде һәм стационар сәүдә объектларын халыкны сәүдә объектлары мәйданы белән минималь тәэмин итү нормативы схемалары расланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев