Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм хәят

Эштән азат итү тыела

Кечкенә балалары булган ишле гаиләләрдә бердәнбер туендыручы булган әтиләрне эшләреннән азат итүне тыйдылар.

РФ Президенты Владимир Путин "Россия Федерациясенең Хезмәт кодексының 261 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында"гы 188 нче Федераль законга 2012 елның 12 ноябрендә кул куйды. Әлеге документ күп балалы, яшь балалар тәрбияләүче гаиләләрдә бердәнбер туендыручы булган әтиләрне эш бирүче инициативасы белән эшеннән азат итүне тыя.

Бу закон РФ Конституцион судының 2011 елның 15 декабрендә кабул ителгән 28-П карарын тормышка ашыру максатында кабул ителгән һәм 18 яшькә кадәрге инвалид балалы яисә гаиләдә өч яшькә кадәрге балалары булган, өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләрдә, аналары эшләмәсә, эш бирүче тарафыннан әти кешене эшеннән азат итүне тыю максатында кабул ителгән. РФ Хезмәт кодексының 261 маддәсенә тиешле үзгә­решләр кертелә. Эш бирүче инициативасы белән баланың әтисен (яисә баланың башка вәкилен) 18 яшькә кадәрге инвалид балалы яисә гаиләдә өч яшькә кадәрге балалары булган, өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләдә бер­дән­бер туендыручы булган кешене эшеннән азат итүне тыю кертелә. Шарты - ата-ананың берсе эшләми.

Оешма ябылган, шәхси эшмәкәр эшчәнлеген туктатса яисә эшченең гаебе булса да эшеннән алу тыела. Элегрәк эш бирүче үз инициативасы белән өч яшькә кадәр баласы булган аналарны эшен­нән азат итү хокукына ия түгел иде. Андый балаларның әтиләрен эш­тән алуны тыю, әти кеше балаларын үзе генә тәр­бияләсә кагыла иде. Әмма РФ Конституцион Суды күрсәткәнчә, мондый гарантия, ата-аналарның кайсы эшләүгә, кайсы бала тәрбияләүгә карап бирелергә тиеш түгел. Мондый аермалык объектив һәм акыллы аклануга нигез була алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X