Җинаять ачылды
Россия Эчке эшләр министрлыгының "Апас" бүлегенә ТРның Апас районы Килдураз станциясендә ирле-хатынлы пенсионерларның үле гәүдәсе табылу хакында хәбәр керде.
Әлеге хәбәр буенча шунысы ачыклана: аларны көч кулланып, вәхшиләрчә үтереп чыкканнар. Урында полиция һәм тикшерү комитеты хезмәткәрләренең тырышлыгы нәтиҗәсендә бар көч җинаятьчеләрне ачыклауга юнәлдерелде. Гражданнар һәм полиция белән тыгыз эш алып бару нәтиҗәсендә тиз арада барлык мәгълүматләр анализлана һәм бу җинаятькә кагылышлы шәхесләр тоткарлана. Әлеге җинаятьнең тиз ачылуында гражданнарның уяулыгы һәм полиция белән хезмәттәшлек алып баруы зур роль уйнады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев