Җинаятьләр турында хәбәрдар булсагыз
Җинаятьләр һәм хокук тәртибен бозу очраклары турындагы хәбәрләр, аның кайда кылынуына, фактларның тулы, тулы булмавына да карамастан, барлык эчке эшләр бүлекләрендә дә кабул ителә.
Дежур часте булмаган эчке эшләр бүлекләрендә андый хәбәрләрне теләсә кайсы полиция хезмәткәре кабул итеп алырга һәм Россия Федерациясенең 2011 елның 7 февралендә дөнья күргән "Полиция турында"гы 3нче Федераль законның 12 нче маддәсендә күрсәтелгән таләпләр нигезендә эш итәргә тиеш. Шул ук вакытта алар җинаятьләр һәм башка гамәлләр турындагы хәбәрләрне телефон яки башка төр элемтә чарасы аша эчке эшләр бүлегенең дежур частенә хәбәр итәргә бурычлы. Гражданнарның телдән яки язмача җиткерелгән хәбәрләре процессуаль документлар тутыруга вәкаләте булган урындагы зат тарафыннан Россия Федерациясенең җинаять-процессуаль законнары нигезендә рәсмиләштерелә. Гариза бирүче ялган хәбәр җиткергән өчен җинаять җаваплылыгы каралуы турында алдан кисәтелә, бу хакта беркетмәдә дә күрсәтелә һәм гариза бирүче анда кул куя.
Җинаятьләр һәм башка төр хәбәрләрләрне эчке эшләр бүлегендә тәүлек әйләнәсе теркиләр. Граждан яки урындагы зат, аларның ышанычлы кешеләре эчке эшләр бүлегенә китергән язмача хәбәрләр дә бары дежур частьтә генә теркәлә. Эчке эшләр бүлегенә шәхсән үзе хәбәр китерүчеләргә оператив дежур регистрация үткәрү белән бергә талон-уведомление дә бирә. Гариза бирүче талонны кайсы көнне, сәгать ничәдә алганлыгына кул куя. Аңа кабул ителгән карар хакында хәбәр итәләр, риза булмаса, Россия Федерациясенең җинаять-процессуаль законнары нигезендә югарырак органнарга мөрәҗәгать итү тәртибе турында аңлаталар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев