Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм хәят

Үсмерләр җинаять юлына басмасын

Бүген Казандагы икенче лицей-интернатта иректән мәхрүм ителү урыннары һәм махсус ябык типтагы укыту-тәрбия учреждениеләреннән кайткан балигъ булмаган яшьтәге балалар белән эшләү тәҗрибәсен өйрәнү буенча республика киңәшмәсе узды.

Әлеге киңәшмәдә үсмерләр кабат җинаять юлына басмасын өчен чаралар күрү, аларга социаль-психологик ярдәм күрсәтү, эшкә урнашуда ярдәм итү, ведомствоара эшчәнлекне яхшырту буенча сүз алып барылды. Анда "Кайбыч" полиция бүлекчәсенең үсмерләр белән эшләү буенча инспекторы, район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе, мәгариф бүлеге, "Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Өмет” балигъ булмаган яшьтәге балалар белән эшләү