Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм хәят

Ярышта – прокуратура хезмәткәрләре

Узган атнаның якшәмбесендә Буада Татарстан прокуратурасы хезмәткәрләре арасында чираттагы спартакиаданың зона ярышлары узды. Буа, Тәтеш, Югары Ослан, Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы районнарының прокуратурасы командалары спортның биш төре буенча ярышты.

Стартка иң беренче булып җиңел атлетика белән шөгыльләнүчеләр басты. Алар арасыннан Кайбыч районы прокуроры ярдәмчесе Илмас Гарәфетдинов 100 метр араны барысыннан да тизрәк узды. Ә ирекле ысул белән 50 метрга йөзүдә Буа прокуроры урынбасары Ришат Гыйззәтуллинга тиңнәр булмады. Хатын-кызлардан Югары Ослан район прокуратурасының беренче разрядлы белгече Анастасия Куварзина финишка беренче булып килде.

Шахмат буенча ярышта Буа прокуроры ярдәмчесе Айрат Садыйков, Тәтеш прокуратурасының 1 разрядлы өлкән белгече Гөлнара Ганиевага тиңнәр булмады. Безнең Илмас Гарәфетдинов өстәл теннисында да җиңде.

Мини-футболда Кайбыч прокуратурасы хезмәткәрләре апаслылар, ә Тәтеш, Кама Тамагы, Чүпрәле командалары бер-берсе белән уйнады. Өч уен нәтиҗәләре буенча Кайбыч һәм Апас районнарының берләштерелгән командалары беренче урынны яулады.

Иделаръягы зонасының җиде районы арасындагы гомумкоманда ярышында Кайбыч районы прокуратурасы өченче урынга чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прокуратура хезмәткәрләре ярыш