Балаң чит илгә җыенса
Балигъ булмаган яшьтәге үсмерләрнең Россия Федерациясе чикләреннән чыгу тәртибе 1996 елның 15 августында кабул ителгән "Россия Федерациясеннән чыгу һәм Россия Федерациясенә керү тәртибе турында"гы 114 нче закон нигезендә билгеләнә.
Әлеге федераль законның 20 нче маддәсе нигезендә Россиянең балигъ булмаган гражданины чит илләргә, кагыйдә буларак, әти-әниләренең берсе яки уллыкка алучы, опекун һәм попечитель белән чыга. Россия чикләрендәге илләргә озатучысыз чыккан очракта балигъ булмаган баланың паспорыннан тыш югарыда санап киткән затларның нотариаль тәртиптә расланган ризалыгы булырга тиеш. Анда баланың кайсы илгә баруы һәм вакыты күрсәтелә. Балигъ булмаган үсмер чит илгә әтисе яки әнисе белән генә чыкканда, икенчесенең рөхсәте таләп ителми.
Әгәр дә ата-ананың икенчесе, уллыкка алучы, опекун яки попечитель балигъ булмаган үсмернең Россия Федерациясе чикләренә чыгуына рөхсәт бирмәсә, аны чыгару мәсьәләсе суд тәртибендә (югарыда күрсәтелгән законның 21 нче маддәсе) хәл ителә. Мондый очракларда гариза бирү тәртибе РФ Хөкүмәтенең 2003 елның 12 маенда кабул ителгән "Балигъ булмаган үсмерне Россия Федерациясе чикләреннән чыгаруга каршы килү турындагы гариза бирү тәртибен раслау" дигән карары нигезендә билгеләнгән. Гариза бирүче даими рәвештә РФ чикләрендә яши икән, гаризаны ата-ананың берсе, уллыкка алучысы, опекуны, попечителе яшәү урынындагы (бару урынындагы) территориаль миграция хезмәтенә яки дипломатик вәкиллеккә (консуллык учреждениесе) шәхсән үзе тапшыра. Гариза белән бергә түбәндәгеләр дә кирәк булачак:
- гариза бирүченең шәхесен раслаучы документ;
- РФнең балигъ булмаган гражданына карата ата-ана хокукларын раслаучы яки уллыкка (кызлыкка) алу, опекунлык, попечитель булуны дәлилләүче документларның нотариаль расланган күчермәләре.
Гаризаларны карау тәртибе һәм алар буенча карарлар кабул итүне федераль миграция хезмәте РФ Эчке эшләр министрлыгы, РФ Тышкы эшләр министрлыгы, РФ Федераль куркынычсызлык хезмәте белән килештереп билгеләнә. Мондый гариза булган очракта баланы Россиядән читкә чыгару мөмкинлеге судта карала. Суд мәсьәләне уңай хәл итсә, икенче ата-ананың ризасызлык белдерүе турындагы гариза кабул ителми.
Шулай да икенче ата-ананың рөхсәте чит илгә чыгуга виза алу өчен кирәк булырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев