Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм хәят

Баласына алимент түләмәгән

Кайбыч районы прокуратурасы районда балалар хокукларын яклау турындагы закон таләпләре үтәлешен тикшерде.

ТР Кайбыч районы суды Урсак урман хуҗалыгы поселогында яшәүче 52 яшьлек хатынга 1999 елгы балигъ булмаган яшьтәге баласына алимент түләт­терү турында карар чыгарган иде. Әмма ул алимент түләүдән читләшеп йөри һәм аның баласы алдында 159000 сум бурычы җыела.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура Суд приставларының Татарстан Республикасы буенча идәрәсенең Кайбыч районындагы бүлекчәсенә материал җибәрде һәм алимент түләмәүчене Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 157 маддәсенең 1 бүлеге нигезендә җаваплылыкка тартуны таләп итте. Бу мад­дә суд карары чыгып та, ата-аналарның алимент түләүдән баш тартулары турында. 2012 ел­ның 16 февралендә Суд приставларының Татарстан Республикасы буенча идәрәсенең Кайбыч районындагы бүлекчәсе дознавателе вазифаларын башкаручы Россия Федерациясе Җинаять­ләр кодексының шушы маддәсе буенча җинаять эше ачты.

Агымдагы елның 4 апрелендә прокурор таләбе канәгатьләндерелде. ТР Кайбыч районы җәмәгатьчелек суды карары белән әлеге хатын 8 айга төзәтү эшләренә җәлеп ителде һәм аның хезмәт хакыннан хөкүмәт файдасына 10 процент тотып калыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч таннары Кайбыч районы прокуратурасы

2
X