Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм хәят

Юлны кем чистарта?

ТР Кайбыч районы прокуратурасы Кайбыч муниципаль районының Олы Кайбыч авылында юлда йөрү куркынычсызлыгы турындагы законнарның үтәлешен, аерым алганда җәяүлеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен тротуарлардан кар һәм бозның вакытында чистартылуын тикшерде.

Торак пунктларны төзекләндерү һәм тәртиптә тоту турындагы кагыйдәнең 2.4.1 пункты нигезендә һәм Олы Кайбыч авыл җирлеге Советының 2007 елның 20 июлендә кабул ителгән карары нигезендә, Олы Кайбыч авыл җирлеге территориясендә урнашкан авылларда 1 ноябрьдән 15 апрельгә кадәр кышкы җыештыру, кар көрәү, себерү, бозын куптару, юлларны һәм тротуарларны бозлануга каршы материал белән эшкәртү үткәрелергә тиеш. Тикшерү барышында Олы Кайбыч авылының Совет урамында тратуарның кардан һәм боздан чистартылмавы ачыкланды.

Алда телгә алынган кагыйдә бозулар автомобиль юлыннан йөрүче кешеләрнең тормышын һәм сәламәтлеген реаль куркыныч астына куя.

Җирлектә тротуарларны кардан һәм боздан чистарту белән күптармаклы Кайбыч торак-коммуналь хуҗалыгы шө­гыльләнергә тиеш. Ачыкланган кагыйдә бозу буенча Кайбыч районы прокуратурасы, Олы Кайбыч авылының Совет урамындагы тротуарны кар һәм боздан чистартуны таләп итеп, Кайбыч район судына гариза белән мөрәҗәгать итте. 2012 елның 2 мартында Кайбыч район суды район прокуратурасының Олы Кайбычтагы Совет урамындагы тортуарны кар һәм боздан арындыру таләбен нигезле дип тапты һәм Кайбыч күптармаклы торак-коммуналь хуҗалыгына чистартырга мәҗбүр итәргә дигән карар чыгарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы прокуратурасы Олы Кайбыч авылы юл юл чистарту