Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Авыруларга ярдәм күрсәтмәгән өчен җаваплылыкка тарту

    Россия Федерациясенең Җинаятьләр Кодексы нигезендә авыруга ярдәм күрсәтмәгән өчен җинаять җаваплылыгына тарту каралган.

    Әлеге җинаять нәтиҗәсен­дә авыруның сәламәт­ле­генә уртача авырлыктагы, авыр зыян килә яки авыруның гомере өзелә. Медицина ярдәме алуга мохтаҗ зат зыян күрүче дип санала.

    Маддәнең беренче бүлегендә әйтелгәнчә, җинаятьнең өч чагылышы бу­ла:

    1) авыруга ярдәм күрсәтү өчен бернинди дә га­мәл­ләр кылмау;

    2) җәмгыяви куркыныч нәтиҗә - авыруның сәламәтлегенә уртача авырлыктагы зыян китерү;

    3) гамәл һәм әйтелгән нә­тиҗә арасында сәбәп бәй­ләнеше. Җинаятьнең составы - материаль. Авы­руга ярдәм күрсәт­мәү­нең җитди сәбәбе булмаган очракта гына җаваплылыкка тарталар.

    Ярдәм итүгә объектив каршылыклар булганда җавап бирергә туры кил­мәс (мәсәлән, табигать стихияләре комачаулык тудырса, тагын да авыррак хәлдә булган авыруга яр­дәм күрсәтергә туры килсә, табиб үзе авырып китеп, һөнәри бурычын үти алмаса, кирәкле дарулар яки медицина җи­һазлары булмаса һәм башкалар).

    Әгәр авыру кешегә җитди сәбәпсез ярдәм күрсәтел­мәү нәтиҗәсендә аның сә­ламәтлегенә җиңелчә генә зыян салынса яки бөтенләй дә зыян китерелмәсә, җинаятьнең составы булмый. Җинаять саксызлык (җиңел акыллылык, игътибарсызлык ) формасы белән сыйфатлана.

    РФ Җинаятьләр кодексының 124 нче маддәсендә каралган җинаятьне башкаруда 16 яше тулган, закон яки махсус кагыйдә­ләр нигезендә авыруларга ярдәм күрсәтү бурычы йөкләнгән физик зат (табиб, фельдшер, шәфкать туташы) гаепләнә ала.

    Җинаятьләр Кодексының 124 нче маддәсенең икен­че бүлегендә әйтелгәнчә, авыруга ярдәм күрсәтмәү аркасында аның сәламәт­легенә авыр зыян килсә яки авыруның гомере өзелсә, җинаять җаваплылыгына тарту каралган: дүрт елга кадәр вакытка мәҗбүри эшләр һәм билгеле вазифаларда эшләү мөмкинлегеннән мәхрүм итү, яки өч елга кадәр бил­геле вазифаларда эшләү мөмкинлегеннән мәхрүм итү, яисә бары тик мәҗбүри эшкә тарту; дүрт елга кадәр иректән мәх­рүм итү һәм билгеле вазифаларда эшләү мөм­кин­легеннән мәхрүм итү, яки өч елга кадәр билгеле вазифаларда эшләү мөм­кинлегеннән мәхрүм итү, яки бары тик мәҗбүри эшкә тарту.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: