Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Балаң чит илгә җыенса

    Балигъ булмаган яшьтәге үсмерләрнең Россия Федерациясе чикләреннән чыгу тәртибе 1996 елның 15 августында кабул ителгән "Россия Федерациясеннән чыгу һәм Россия Федерациясенә керү тәртибе турында"гы 114 нче закон нигезендә билгеләнә.

    Әлеге федераль законның 20 нче маддәсе нигезендә Россиянең балигъ булмаган гражданины чит илләргә, кагыйдә буларак, әти-әниләренең берсе яки уллыкка алучы, опекун һәм попечитель белән чыга. Россия чикләрендәге ил­ләр­гә озатучысыз чыккан очракта балигъ булмаган баланың паспорыннан тыш югарыда санап киткән затларның нотариаль тәртиптә расланган ризалыгы булырга тиеш. Анда баланың кайсы илгә баруы һәм вакыты күрсәтелә. Балигъ булмаган үсмер чит илгә әтисе яки әнисе белән генә чыкканда, икенчесенең рөхсәте таләп ителми.

    Әгәр дә ата-ананың икенчесе, уллыкка алучы, опекун яки попечитель балигъ булмаган үс­мернең Россия Федерациясе чикләренә чыгуына рөхсәт бирмәсә, аны чыгару мәсьәләсе суд тәртибендә (югарыда күрсә­телгән законның 21 нче маддәсе) хәл ителә. Мондый очракларда гариза бирү тәртибе РФ Хөкү­мә­тенең 2003 елның 12 маенда кабул ителгән "Балигъ булмаган үсмерне Россия Федерациясе чикләреннән чыгаруга каршы килү турындагы гариза бирү тәртибен раслау" дигән карары нигезендә билгеләнгән. Гариза бирүче даими рәвештә РФ чикләрендә яши икән, гаризаны ата-ананың берсе, уллыкка алучысы, опе­куны, попечителе яшәү урынындагы (бару урынындагы) территориаль миграция хезмәтенә яки дипломатик вәкиллеккә (консуллык учреждениесе) шәхсән үзе тапшыра. Гариза белән бергә тү­бәндәгеләр дә кирәк булачак:

    - гариза бирүченең шәхесен раслаучы документ;

    - РФнең балигъ булмаган гражданына карата ата-ана хокукларын раслаучы яки уллыкка (кызлыкка) алу, опекунлык, попечитель булуны дәлилләүче документларның нотариаль расланган күчер­мә­ләре.

    Гаризаларны карау тәр­тибе һәм алар буенча карарлар кабул итүне федераль миграция хезмәте РФ Эчке эшләр министрлыгы, РФ Тышкы эш­ләр министрлыгы, РФ Федераль куркынычсызлык хезмәте белән килештереп билгеләнә. Мондый гариза булган очракта баланы Россиядән читкә чыгару мөм­кинлеге судта карала. Суд мәсьәләне уңай хәл итсә, икенче ата-ананың ризасызлык белдерүе турындагы гариза кабул ителми.

    Шулай да икенче ата-ананың рөхсәте чит илгә чыгуга виза алу өчен ки­рәк булырга мөмкин.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: