Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычлыларга бушлай юридик ярдәм

    26 июньдә Россиякүләм бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне уздырыла. Ел саен үткәрелүче бу чараны "Россия юристлары ассоциациясе" гомумроссия иҗтимагый берлеге оештыра. Бу көнне сез, сорауларыгыз булса, «Бердәм Россия» партиясенең Кайбычтагы кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итә аласыз. Монда сезне кызыксындырган һәм борчыган сорауларыгызга 8.00-11.00 сәгатькә кадәр нотариус Ирек Гафуров, 11.00-14.00 сәгатьтә...

    26 июньдә Россиякүләм бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне уздырыла. Ел саен үткәрелүче бу чараны "Россия юристлары ассоциациясе" гомумроссия иҗтимагый берлеге оештыра.


    Бу көнне сез, сорауларыгыз булса, «Бердәм Россия» партиясенең Кайбычтагы кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итә аласыз. Монда сезне кызыксындырган һәм борчыган сорауларыгызга 8.00-11.00 сәгатькә кадәр нотариус Ирек Гафуров, 11.00-14.00 сәгатьтә адвокат Ильяс Гыйсмәтуллин һәм 14.00-16.00 сәгатьтә прокуратура хезмәткәре юридик ярдәм күрсәтәчәк. Элемтәгә керү өчен телефон: 2-16-42.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: