Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

12 июньдә күпмилләтле илебез үзенең иң төп дәүләт бәйрәмен – Россия көнен билгеләп уза. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте

Хөрмәтле кайбычлылар!

Сезне район Сове­ты, башкарма комитет, шәх­сән үз исемемнән Россия көне уңаеннан кайнар котлый­м! Мөһим иҗтимагый-сәяси үзгәрешләр симво­лы­на әверелгән бу бәй­рәм, төрле милләт һәм төр­­ле дин вәкилләрен бер­ләш­тереп, Россия Федерациясе гражданнарының ватанпәрвәрлеккә омтылышын гәүдәләндерә. Хезмәт уңышлары, олы тарихы һәм рухи традицияләреннән көч алып, хәрби кодрәтенә таянып, безнең ил үз юлында нык тора. Россия үсешенә зур өлеш кертүче Татарстан быел ТАССР оешуның 100 еллыгын билгеләп үтә.Күпмилләтле Татарстан мисалында илнең иминлеге һәм куәтенең төбәкләргә бәйле икәнлеген ачык күрергә бу­ла. Республиканың нигезен иҗтимагый- сәяси тот­рыклылык, милләтара һәм динара татулык тәшкил итә һәм бу киләчәктә дә шулай булачак. Кайбычта да төрле милләт вәкилләре дус- тату гомер кичерә. Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республика­сы Президенты Рөстәм Миң­нехановның дәүләтне төрле яклап үстерүгә һәм хал­кы­бызның мул тормышын тәэ­мин итүгә юнәлдерелгән курсын тулысынча яклап, без илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга зур игътибар би­рә­без. Шулай ук мәгариф, сәламәтлек саклау, спортка, мәдәнияткә өстенлекле ярдәм күрсәтелә, гражданлыкны, ватанпәрвәрлекне үстерүнең һәм рухи яңа­рышның гомуми бурычларын хәл итү максатында иҗтимагый берләшмәләр һәм традицион дини оешмалар белән хезмәттәшлек алып барабыз.
Һәммәгезгә нык сәла­мәт­лек, тынычлык, бәхет, иминлек һәм яңадан-яңа хезмәт үрләре яулавыгызны телим.              
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев